Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 17:21
Казакъстанның Яңаүзән шәһәрендә җомга көнге чуалышлар корбаннары саны 13-кә җитте.

Бу турыда Кахакъстан баш прокурорының рәсми вәкиле Нурдәүләт Сөендеков белдерде.

Аның әйтүенчә, 80-нән артык кеше яраланган. Хакимият белдерүенчә, шәһәрдә президент Нурсолтан Назарбаев фәрманы белән кертелгән коммендант вакыты тәртибен бозган өчен берничә кеше тоткарланган. Бүген Казакъстанда Русиянең берничә журналистының да берничә сәгатькә тоткарланганнан соң азат ителүе турында әйтелә.

Хокук яклаучылар корбаннар һәм яраланучылар саны рәсми әйтелгәннән күпкә артыграк дип белдерә. Әмма бу мәгълүматның дөреслеген тикшерү мөмкин түгел. Казакъстанда бәйсез мәгълүмат чыганакларының интернет сәхифәләре бикләнде, телефон элемтәсе өзелде.

XS
SM
MD
LG