Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 09:53

Сүриядә хөкүмәт яклы алты хәрби һәлак булды


Сүриянең Хомс шәһәрендә хөкүмәт көчләре белән оппозиция ягына күчкән хәрбиләр арасындагы бәрелештә хөкүмәт ягындагы алты хәрбинең һәлак булуы әйтелә.

Хокук яклаучылар әйтүенчә, бәрелеш әл-Кусәйр шәһәре янында булган. Хөкүмәт көчләре шәһәрне каты утка тоткан. Март уртасыннан бирле Сүриягә чит ил журналистлары кертелмәү сәбәпле бу хәбәрнең дөреслеген әлегә тикшереп булмый.

БМО белдерүенчә, чуалышлар башыннан бирле Сүриядә биш меңнән артык кеше һәлак булган.

XS
SM
MD
LG