Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чехиянең элекке президенты Вацлав Һавел вафат


Вацлав Һавел
Вацлав Һавел

Якшәмбе иртән 75 яшендә Чехиянең элекке президенты, күренекле акыл иясе һәм драматург Вацлав Һавел вафат булды. Коммунистик төрмәләрдә утырганнан бирле ул үпкә авыруларыннан интекте, соңгы айларда аның сәләмәтлеге нык какшады.

1989 елның 23 ноябрендә Праганың Вацлав мәйданына җыелган 300 мең кеше алдында чыгыш ясап Вацлав Һавел: “Без ирекле, демократик һәм мул Чехословакиядә яшәргә телибез. Без Европага кайтырга телибез. Алдагы көннәрдә ни генә булмасын без үз идеалларыбыздан чигенмәскә тиеш”, - диде.

Бу чыгышка кадәр алты көн элегрәк тыныч студентлар демонстрациясен полиция көч белән тараткач Чехословакиянең Хәтфә инкыйлабы башланган иде. Шуннан соңгы көннәрдә йөзләрчә мең чех һәм словак тыныч демонстрацияләргә кушылды.

Диссидент драматург Вацлав Һавел зур митингларда чыгыш ясап, коммунистик хакимиятнең тыныч юл белән китүенә илткән сөйләшүләр алып барып инкыйлаб каһарманына әверелде.

Шул елның ахырында Һавел президент итеп сайланды.

“Әле генә мине Федераль җыен (парламент) республикабыз президенты итеп сайлады. Мине яклаганыгыз өчен барыгызга, чехларга, словакларга һәм башка милләтләргә рәхмәт. Сезнең ышанычыгызны акларга вәгъдә итәм һәм мин бу илне ирекле сайлауларга таба алып барачакмын”, - диде Һавел ул чакта.

Вацлав Һавел 1936 елның 5 октябрендә бай гаиләдә туа.

1948 елда хакимияткә килгән коммунистлар алар гаиләсе милкенең зур өлешен тартып ала, Һавелга югарырак белем алу мөмкинлеге бирми.

Хәрби хезмәттән соң ул театр тормышына кереп чума. Баштарак сәхнә эшчесе буларак катнашса, соңрак 1960 елларда коммунистик тормышның абсурд якларын чагылдыручы пьесалар яза башлый

1968 елда Прага язы реформаларын бастыру өчен Чехословакиягә Советлар җитәкчелегендәге Варшау пакты гаскәрләре бәреп керә. Һавелның пьесаларын сәхнәләштерү тыела, аның үзен даими күзәтә башлыйлар.

Вацлав Һавел 1970 еллар башында
Вацлав Һавел 1970 еллар башында
1976 елда Һавел коммунистик хакимияттән кеше хокукларын хөрмәт итү турында имзаланган халыкара килешүләрне үтәүне сораган Хартия 77-не әзерләүдә катнаша. Бу хартияне имзалаучыларга җәза билгеләнә. Һавелны өч ярым елга төрмәгә ябалар.

1989 елда Көнчыгыш Европадагы совет блогы илләр зур үзгәрешләр чигенә килеп җитә. Шул елның сентябрендә көнбатышка качу максаты белән Прагага Көнчыгыш Германиядән меңнәрчә алман агыла башлый. Ике ай соңрак Берлин дивары җимерелә.

17 ноябрьдә Прагада студентлар демонстрациясен полиция көч белән бастыра. Бу Бәрхет инкыйлабы буларак танылган халык теләктәшлеге күтәрелешенә этәргеч бирә. Ватандашлар форумы исемле оппозицион төркем оештыручыларның берсе Вацлав Һавел ул инкыйлабның җитәкчесенә әверелә.

Коммунистик хакимият зур тизлек белән җимерелә барганда Һавел 10 декабрь – халыкара кеше хокуклары көнендә президентлык көрәшен башлый.

1989 елның 10 декабрендә Вацлав Һавел Праганың Вацлав мәйданында чыгыш ясый
1989 елның 10 декабрендә Вацлав Һавел Праганың Вацлав мәйданында чыгыш ясый
“Әйдәгез берәүгә дә, берничек тә тыныч инкыйлабыбызның бу гүзәл йөзен пычрату мөмкинлеге бирмик. Дөреслек һәм мәхәббәт ялган һәм нәфрәтне җиңәргә тиеш” – дип белдерә Һавел.

Үзгәрешләр таләп итеп беренче зур демонстрацияләр җыелуга алты атна да тулмастан, 1989 елның 29 декабрендә Һавел президент булып сайлана.

1990 елда яңадан сайланганнан соң Вацлав Һавел словак милләтчеләренә каршы торып Чехословакия федерациясен саклап калырга тырыша.

Әмма федерацияне саклап калуга ирешә алмыйча 1992 елда вазифасыннан китә. Словакия белән аерылышудан соң 1993 елда ул инде яңа ил, бәйсез Чехия президенты итеп сайлана. 1998 елда тагын бер мөддәткә сайлана.

2003 елда Һавел президентлыктан киткәндә Чехия инде НАТО әгъзасы була һәм Европа Берлеге бусагасына аяк баса.

Коммунистик төрмәләрдә утырганнан бирле үпкә авыруларыннан интеккән Һавелның сәламәтлеге соңгы елларда аеруча начарланды. 1996 елда аның беренче хатыны Ольга үпкәсендәге яман шеш арыруыннан вафат була. Һавелның үпкәсендәге яман шеш операция белән кисеп алына.

Ике ел соңрак исә ул эчәк операциясеннән соң хәле нык начараеп китеп аздан гына үлми кала.

Әмма ул исән кала һәм Куба, Русия, Кытай яки Беларус кебек илләрдә кеше хокукларын, демократияне яклау эшчәнлеген дәвам итә.

Вацлав Һавел "Азатлык радиосы"нда
Вацлав Һавел "Азатлык радиосы"нда
"Азатлык радиосы"на соңгы интервьюларының берсендә Һавел “Алар мондый нәрсә килеп чыгуны, моның таудан карны ишүче кар шары булуын алдан фаразлый алмады. Әлбәттә, без үзебез дә белми идек. “Без” дигәндә мин Хартия 77-не имзалаучыларны, диссидентларны күз алдында тотам. Әмма шунысы ачык иде – минем бу турында инде элегрәк тә әйткәнем яки язганым бар – иртәме-соңмы кар шарының оеша башлаячагын һәм ишелүгә китерәчәген белә идек. Ул кар шарының нәрсә булачагын һәм аның төгәл генә кайчан булачагын беркем дә белми иде. Без күрәзәче түгел идек. Әмма моның иртәме-соңмы булачагы ачык иде”, - диде.

Вацлав Һавел гомере буе гаделлек һәм кешелеклелеккә нигезләнүче ватандашлар җәмгыяте өчен тырышты. Еллар үтү белән ул прагматиграк сәясәтчеләр белән еш кына низагка керә башлады. "Дөньяда марксизмның интеллектуаль дәвамчысы булган ниндибер бер сәер прагматизм өстенлек итә, бу исә демократияләр өчен үлемгә тиң" дип белдерде.

Һавел үз илен демократиягә тыныч юл белән алып барды.

Вацлав Һавел белән әңгәмә
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:10 0:00

Һавел Советлар Берлегенең таркалуы турында
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:40 0:00
йөкләү
XS
SM
MD
LG