Милләт Мәҗлесе ачылыр алдыннан чыгарган карарлар
Мәгариф нәзарәте дә, Милләт Мәҗлесе ачылыр алдыннан, кайбер карарлар чыгара. Мәсәлән, ул нәзарәтнең әлегә үз структурасы булмаганга, милли мәктәпләрне ачуны земство оешмаларыннан һәм шәһәр идарәләреннән (мәҗлесләреннән) таләп итәргә кирәк дигән белдерү белән чыга.
Документны Гомәр Терегулов, Габдулла Шонаси, Закир Кадыйри һәм Габдулла Бубый имзалый. Яңа министрлык (нәзарәт) милли мәгариф бүлекләре ачу, уку-укыту програмлары әзерләү, дәреслекләр исемлеген төзү кебек мәсьәләләргә дә актив рәвештә кереп китә.
Тик шулай да мәгариф нәзарәте Милләт Мәҗлесе ачылудан әүвәл үткәргән иң мөһим чара итеп, һичшиксез 1(14)-4(17) ноябрьдә Уфада булган җыелыш саналырга тиеш. Җыелышка мәгариф мәсьәләләрен чишү юллары белән кызыксынган 40 кеше чакырылса да, байтагы начар һава шартлары, ягъни юлларны кар каплап китү сәбәпле, килә алмый.
Катнашканнарның исемлеге түбәндәгечә була:
Финанс нәзарәте әгъзалары да кул кушырып утырмый. Алар 10(23)-13(26) октябрьдә Уфада мөһим җыелыш үткәрә. Аны Галимҗан Баруди дога укып ачып җибәрә, аннан соң Садри Максуди кыска чыгыш ясый.
Төп докладчы Шәйхулла Алкин Милли Фондка акча туплауның өч юлы турында сөйли: беренчесе – зур байлардан, икенчесе – урта байлардан, өченчесе – Мохтарият көне уңаеннан авыллардан акча җыю. Фикер алышканнан соң, бу ысуллар барысы да кабул ителә, ул хакта түбәндәге карар чыгарыла:
4(17) ноябрь ягъни җомга көн “Мохтарият көне”нә туры килгәнлектән, Милли хәзинәгә (фонд) иганә җыю тәртибе билгеләнә. Документ 23 маддәдән тора һәм аның буенча шәһәрләрдә иганә җыю эше милли шураларга (губерна мәҗлесе) тапшырыла, авылларда исә бу эш белән имамнар, мөтәвәллиләр һәйәте әгъзалары һәм авыл комиссарыннан торган комиссия шөгыльләнергә тиеш була. Документның әһәмияте бик зур булганга, аны Мохтарият һәйәте рәисе Садри Максуди белән малия (финанс) нәзарәте әгъзасы Шәйхулла Алкин имзалый.
(дәвамы бар)

- Нәҗип Думави (Чистай, Милли Шура)
- Исхак Казаков (Тәтеш, земство)
- Сабирҗан Салихов (Тәтеш, земство)
- Искәндәр Мәнданов ( Пенза, Милли Шура)
- Рәшид Фәхреддинов (Пермь, Милли Шура)
- Ханәфи Биккиниев (Вятка, Милли Шура)
- Шәрифҗан Гыйсмеддинов (Алабуга, земство)
- Нургали Надиев (Оренбург, Милли Шура)
- Галим Айдаров (Чиләбе, земство)
- Мәсгут Фәйзи (Верхний Урал, Троицк, земство)
- Габделхәмид Мөслими (Минзәлә, земство)
- Закир Шакиров (Бөре, земство)
- Илдархан Чанышев (Бөгелмә, земство)
- Гомәр әл-Галәви (Казан, Милли Шура һәм Укытучылар мәркәзи бюросы)
- Билаледдин Биглов (Ростов, “Нәшре мәгариф” җәмгыяте)
- Җиһангир Абызгилдин (Уфа,ахун)
- Гали Еникеев (Уфа)
- Закир Аюханов (Уфа)
- Галимҗан Ибраһимов (Уфа)
- Фатих Сәйфи-Казанлы (Уфа)
- Шәйхулла Кинәзкиев (Уфа)
- Фатих Әсәдуллин (Уфа)
- Мөхәммәд Чанышев (Уфа)
Финанс нәзарәте әгъзалары да кул кушырып утырмый. Алар 10(23)-13(26) октябрьдә Уфада мөһим җыелыш үткәрә. Аны Галимҗан Баруди дога укып ачып җибәрә, аннан соң Садри Максуди кыска чыгыш ясый.
Төп докладчы Шәйхулла Алкин Милли Фондка акча туплауның өч юлы турында сөйли: беренчесе – зур байлардан, икенчесе – урта байлардан, өченчесе – Мохтарият көне уңаеннан авыллардан акча җыю. Фикер алышканнан соң, бу ысуллар барысы да кабул ителә, ул хакта түбәндәге карар чыгарыла:
- Малия (финанс) нәзарәте Милли Фондка ярдәм итүләре мәсьәләсендә эре байларга рәсми язу белән мөрәҗәгать итәчәк;
- Урта байлардан ярдәм алу өчен исә Милли Фондның җирле (мәхәлли) бүлекчәләре төзеләчәк;
- Мөселманнар яшәгән һәр авылда һәм шәһәрдә җирле оешмалар ярдәме белән Мохтарият көне билгеләп үтеләчәк һәм бу уңай белән Милли Фондка ярдәм тупланачак.
- Нәҗип Корбангалиев
- Бөньямин Әхтәмов
- Әминә Мөхеддинова
- Садри Максуди
- Шәйхулла Алкин
- Галимҗан Шәрәф