Accessibility links

Ким Чен Ирның улы “бөек алмашчы” дип аталды


Төньяк Кореяның вафат булган башлыгы Ким Чен Ирның төпчек улы Ким Чен Ын “бөек алмашчы” дип аталды. Бүген бу хакта Төньяк Корея мәгълүмат чаралары яза.

Ким Чен Ын әтисен күмү комиссиясенең башлыгы итеп билгеләнде. Җеназа 28 декабрьгә билгеләнгән.

Соңгы хәбәрләргә күрә, Ким Чен Ир 17 декабрь көнне йөрәк өянәгеннән вафат булган. Аңа 69 яшь иде. Төньяк Кореяга нигез салган әтисе вафатыннан соң Ким Чен Ир 17 ел ил белән идарә итте.

Төньяк Кореяда 29 декабрьгә кадәр матәм игълан ителгән. Төньяк Кореяның һәм Көньяк Кореяның кораллы көчләре инде бүгеннән үк хәрби чараларга әзер. Ике ил арасында менә 60 елга якын киеренкелек дәвам итә.

Көньяк Корея президенты Ли Мен Бак ватандашларын тынычлыкны сакларга, көндәлек эшләре белән мәшгуль булырга чакырды.

Кушма Штатлар Төньяк Кореядагы вәзгыятьне игътибар белән күзәтеп барачагын белдерде.
XS
SM
MD
LG