Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зюганов һәм Явлинский президентлыкка намзәтлеккә документларын тапшырды


Бүген КПРФ лидеры Геннадий Зюганов, “Яблоко” фиркасенә нигез салган Григорий Явлинский президентлыкка намзәт булу өчен документларын Үзәк сайлау комиссиясенә тапшырды.

Иртәгә президентлыкка намзәт булырга теләүчеләрнең документларын кабул итү төгәлләнә. Явлинскийга һәм тагын үз-үзләрен тәкъдим иткән биш намзәт, шул исәптән эшмәкәр Михаил Прохоров та, сайлауда катнашу өчен 18 гыйнварга кадәр икешәр миллион имза җыярга тиеш.

Зюганов һәм Русия парламентындагы тагын өч фирканең вәкилләре – Владимир Путин (“Бердәм Русия”), Сергей Миронов (“Гадел Русия”), Владимир Жириновский (ЛДПР) канун нигезендә имза җыюдан азат ителә.

Русия президентын сайлау 2012 елның 4 мартында үтәргә тиеш.
XS
SM
MD
LG