Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Кара-каршы” очрашуы татарны таныта


Кыз төшерү йоласы
Кыз төшерү йоласы

18 декабрьдә Мәскәүдә “Кара-каршы” дип аталган лекториянең татарларга багышланган очрашуы булды. Ул күптөрле милләт вәкилләре катнашында вәкаләтле вәкиллек бинасында узды. Очрашуны татар яшьләренең “Бердәмлек” оешмасы уздырды.


Мәскәү һәм Петербур шәһәрләрендә ике ел инде “Кара-каршы” дип аталган лектория эшләп килә. Лекторияне Мәскәү университетының VI курсында укучы нугай милләтеннән булган Бэлла Шахмурзова оештыра. Аның әйтүенә караганда, алар төрле милләт вәкилләре катнашында уздырыла торган ул очрашуларны аерым бер милләткә багышлап Русиядә яшәүче милләтләрнең тарихын, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен башка милләтләргә таныту өчен эшлиләр.

Узып баручы елның соңгы көннәрендә бу лектория үзенең чираттагы очрашуын татар милләтенә багышлаган иде.

Татарстанның вәкаләтле вәкил урынбасары Алмаз Фәйзуллин, проект авторы Бэлла Шахмурзова һәм алып баручы Лилия Әюпова
Татарстанның вәкаләтле вәкил урынбасары Алмаз Фәйзуллин, проект авторы Бэлла Шахмурзова һәм алып баручы Лилия Әюпова
Татарстанның вәкаләтле вәкиллек бинасында уздырылган бу очрашу “Бердәмлек” татар яшьләре оешмасы белән берлектә әзерләнгән иде. Анда татарлардан башка чуаш, бурят, әрмән, рус, башкорт, нугай һәм башка күптөрле милләт вәкилләре дә бар иде.

“Бердәмлек” оешмасы татарларны таныту өчен бик эзлекле әзерләнгәнен күрсәтте. Казанда нәшер ителгән дәреслек, сүзлек, китаплар күргәзмәсе дә оештырылган иде.

Очрашуга чакырылган тарихчы Дамир Хәйретдинов бик тәфсилле итеп Мәскәү татарлары тарихын сөйләде. “Хәзерге көндә Мәскәүдә беренче мәчет 1812 елгы французлар белән булган сугыштан соң гына салынган дип әйтәләр. Ләкин ул дөрес түгел, аңа кадәр берничә гасыр алдан мәчетләр Мәскәүдә булган, хәтта Мәскәү кирмәне эчендә дә заманында мәчетләр эшләп килгән”, диде ул. Ул Мәскәүдә татар бистәсенең үсеше турында тарихи архивлардан алынган кызыклы мәгълүматлар белән таныштырды. Аның сүзләренә өстәмә итеп вәкаләтле вәкил урынбасары Алмаз Фәйзуллин Татарстанның Русиядә бүгенге тоткан урыны турында да сөйләп китте.

Тарихчы Дамир Хәйретдинов картада Мәскәү кирмәнендә татар урыннарын күрсәтә
Тарихчы Дамир Хәйретдинов картада Мәскәү кирмәнендә татар урыннарын күрсәтә
“Бердәмлек” оешмасы вәкилләре төрле күнегүләр аша татар теленең үзенчәлеге, татар авазларының әйтелеше турында да сөйләделәр.

Очрашуда шулай ук килен төшерү йоласын да күрсәттеләр. Киленне мамык мендәргә бастырып, авызына бал-май каптырып “төкле аягың белән киләсең” дип каршы алуларны күрсәтеп кенә калмадылар аның ни өчен шулай эшләнгәнен дә аңлаттылар. Шулай ук камыр, уклаулар чыгарып, “яшь киленнең” кош телен пешерүен күрсәткән мастер-класс та уздырдылар.

Өстәлләрдә - милли ашлар
Өстәлләрдә - милли ашлар
Ә инде ризыкларга килгәндә, өстәлләрдә татар халык ашларының ниндиләре генә юк иде! Пәрәмәч, өчпочмак, гөбәдия, бөккән, бәлеш һәм башка төрле ризыклар беррәттән, кунаклар талкыш кәләвә кебек затлы татар халык ашыннан да авыз иттеләр.

Без әле кунаклар җыелып беткәнче үк килгәннәре белән таныша башладык. Борадей исемле егет бурят милләтеннән булып чыкты.“Безнең республикада татарлар өченче урында тора. Алар бездә элек-электән яшиләр.

Бурят егете Борадей белән татар кызы Динара
Бурят егете Борадей белән татар кызы Динара
Без төрле фестивальләр уздырабыз. Анда татарлар да катнаша.Күптән түгел генә уздырылган көрәш ярышларында татар егете җиңүче булды”, диде Борадей. Ә менә татар кызы Динара Мизулина унбер ел Мәскәүнең татар мәктәбендә укыган булса да, татар телен белмәве белән гаҗәпләндерде. Шул ук вакытта ул үзе укый торган югары уку йортында татар студентлары оешмасының җитәкчесе дә икән.

Очрашуда шулай ук Сызрань шәһәреннән килгән яшьләр дә бар иде. Аның берсе Мәскәү кунагы булып, икенчесе “Бердәмлек” оешмасы вәкиле булып чыкты. Кызганычка каршы, Илдус исемле Сызрань егете татарча берни дә аңламаганын әйтте. “Исемең ничек?” дигән татарча сорауга да “яхшы” дип җавап бирде ул.Ә инде фамилиясен дә әйткәч, бигрәк тә гәҗәпкә калдырды. Безнең әле Шестеркин фамилияле татар кешесен очратканыбыз юк иде. Татар кешесе ниләр күрми дими ни дисең!

Татарстан әләмен кая эләргә?
Татарстан әләмен кая эләргә?
Кичә барышында яшь җырчы Виолетта Вәлишина татар халык җырларын башкарды һәм очрашуга килүчеләргә “Мин сине яратам” дигән татарча җыр да өйрәтте. Мәдәни үзәк каршындагы бию төркеме яшьләре татар биюләрен күрсәтеп, кызыксынганнарны татарча биергә дә өйрәттеләр. Шунысы да кызыклы, очрашуга килгән һәр кешегә таратылган “Мин татарча сөйләшәм” сүзлеге үзенең максатына иреште. Очрашу ахырында инде һәр кеше татар телендә үзенең исемен әйтә алды.

Кызыклы нәрсәләр бик күп булды ул очрашуда. Кичәне алып баручы татар милли киеменнән булган Лилия Әюпованың Купавна шәһәреннән башкорт кызы булганы да ачыкланды. Очрашуда аның әтисе Фәрит әфәнде дә бар иде. Ул үзен “мин башкорт егете, ә Лилия минем кызым була”, дип таныштырды.

Очрашуны оештыручыларның берсе булган Римма Гомәрова бу кичәдән бик канәгать калганын белдерде. Татар халкының кунакчыл, юмарт булганын күрсәтерлек өстәлләр әзерләүләре өчен вәкаләтле вәкиллеккә зур рәхмәтләрен белдерде.
"Килен" кош теле пешерү серләренә өйрәтте
"Килен" кош теле пешерү серләренә өйрәтте
XS
SM
MD
LG