Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 19:04

Төньяк Корея хәсрәткә чумды. Ким Чен Ир вафат




Соңгы хәбәрләргә күрә, Төньяк Корея башлыгы Ким Чен Ир 17 декабрь көнне йөрәк өянәгеннән вафат булган. Аңа 69 яшь иде. Төньяк Кореяга нигез салган әтисе вафатыннан соң Ким Чен Ир ил белән 17 ел идарә итте.

Ким Чен Ирның төпчек улы Ким Чен Ын “бөек варисы” дип аталды. Бүген бу хакта Төньяк Корея мәгълүмат чаралары яза.

Ким Чен Ын әтисен күмү комиссиясенең башлыгы итеп билгеләнде. Җеназа 28 декабрьгә билгеләнгән. Төньяк Кореяда 29 декабрьгә кадәр матәм игълан ителгән.

Төньяк Кореяның һәм Көньяк Кореяның кораллы көчләре инде бүгеннән үк хәрби чараларга әзер. Ике ил арасында менә 60 елга якын киеренкелек дәвам итә.

Көньяк Корея президенты Ли Мен Бак ватандашларын тынычлыкны сакларга, көндәлек эшләре белән мәшгуль булырга чакырды.

Кушма Штатлар Төньяк Кореядагы вазгыятьне игътибар белән күзәтеп барачагын белдерде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG