Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә “Гадел сайлаулар өчен” митингына яңа шигарь тәкъдим ителә


Мәскәүдә 24 декабрьдә булачак “Гадел сайлаулар өчен” митингын оештыру комитеты утырышында оппозиция “Президент сайлауда Владимир Путин өчен бер тавыш та бирмәскә” дигән яңа шигарь тәкъдим итте.

Моңа кадәр булган, 4 декабрь сайлау нәтиҗәләрен танымау, Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Владимир Чуровны вазифасыннан алдыру һәм башка таләпләр дә көчендә калачак. Халык яңа шигарьне хуплап тавыш бирсен өчен ул интернетка чыгарыла.

Оештыру комитетында президент сайлау алдыннан Русиянең бөтен төбәкләрендә эшләүче күзәтүчеләр әзерләү үзәге булдыру кирәклеге дә әйтелде.

Мәскәүдә “Собеседник” журналы редакциясендә үткән җыелышта сәясәтчеләр Владимир Рыжков, Борис Немцов, язучылар Борис Акунин, Дмитрий Быков, журналистлар Ольга Романова һәм Леонид Парфенов катнашты.
XS
SM
MD
LG