Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 23:33

Ижауда джаз оркестры татарча концерт куйды


“Арсенал-бэнд” джаз оркестры һәм концертта катнашучылар

“Арсенал-бэнд” джаз оркестры һәм концертта катнашучылар

Удмуртиядә сәнгать осталарын берләштергән ансамбльләр саны бихисап. Әмма аларның һәркайсысы да татар музыка сәнгатенә мөрәҗәгать итә дип әйтеп булмый. “Арсенал-бэнд” джаз оркестры күп еллар үз репертуарына татар композиторлары әсәрләрен, татар халык көйләренә тезмәләр, халкыбыз җырларын кертеп килде. Оркестр быелгы 22 сезонында тулысынча татар әсәрләреннән һәм җырларыннан торган программа төзегән. «Иң кадерлем син генә» дип аталган концерт программасын оркестр шушы көннәрдә халык хөкеменә тәкъдим итте.


Оркестрда милләттәшләребез саны бик аз. “Әмма концерт программасын татар көйләреннән генә төзү нияте беркемне гаҗәпләндермәде”, диде Удмуртиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Риф Хәсәншин. Оркестрда уйнаучы музыкантларның күбесе Казан һәм Уфада белем алган, шуңа да аларга татар-башкорт милли музыкасы яхшы таныш. “Әлеге концертка әзерләнгәндә без студент елларына кайткан кебек булдык”, дип билгеләп үтте Риф әфәнде.

Татар программасына әсәрләрне сайлап алуда җырчыларга үзләренә дә, музыкантларга да күп тырышырга кирәк булган. Удмуртиядә оркестрда уйнау өчен татар инструменталь музыкасы ноталары юк. Таныш-белешләр аша аларны эзләп тапканнар, бер өлешен оркестрның үз музыкантларына оранжировкалар эшләргә туры килгән.

Риф Хәсәншин

Риф Хәсәншин

Әмма тамашачы әлеге кыенлыкларны бер дә сизмәде. Ләззәтләнеп, хисләнеп беренче тапкыр республикада яшәп иҗат итүче милләттәшләребезне тыңлады. Риф Хәсәншин, Зөһрә Хөсәенова, танылган җырчы Гүзәл Гәрәевалар халкыбыз көйләрен, композиторлар әсәрләрен башкарды. Зал һәр чыгышны бик җылы кабул итте. Уңышларына сөенеп утырды.

Башка тамашачылар да оркестрның рус телендәге кичәләрендә еш булуларын һәм бүген үз җырларыбызны тыңлау өчен килүләрен җиткерде.

“Арсенал-бэнд” оркестры башкаруында татар композиторлары әсәрләре дә яңача яңгырады. “Тамашачы өчен бу кичә көтелмәгән бәйрәм булды”, диде шагыйрь Гыймран Сафин.

Ренат Әшрәпов саксофонда уйный

Ренат Әшрәпов саксофонда уйный

Оркестр Удмуртиядә яшәүче милләтләрнең зәвыгын үстерүдә төрле алымнар куллана. Профессиональ башкаручылар тамашачы күңеленә хуш килгән әсәрләрне сайлаган. Шундый җырларның берсе – удмурт авторлары җыры “Их сез, шаян кызлар”. Бу җырны татар һәм удмурт телендә башкардылар һәм зал аны җылы кабул итте. Милләттәшләребез әлеге удмурт җырын татар халык җыры дип кабул итә. Концертта катнашучы Казан дирижеры Марат Кадыйров, "бу җырны чуашлар да үзләренең җыры дип кабул итә", дип тамашачыны көлдереп алды.

Зөһрә Хөсәенова җырлый

Зөһрә Хөсәенова җырлый

Гүзәл Гәрәева башкаруында Габдулла Тукай сүзләренә “Туган тел” җыры аеруча моңлы яңгырады. “Арсенал-бэнд” оркестры башкарган татар көйләреннән попурри да тамашачы күңелендә озак сакланыр.

Бу – “Арсенал-бэнд” оркестрының тулысынча татар программасы белән беренче чыгышы. Киләчәктә бу һәм башка җирле коллективлар татар тамашачысына тагын да матуррак программалар тәкъдим итәр дигән теләк зур.

XS
SM
MD
LG