Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 10:41

Русиянең Ерак Көнчыгышында су өстендә йөзүче нефть коесын тишү корылмасы бату нәтиҗәсендә әлегә 14 кеше генә коткарылган. Экипаж арасында Башкортстан вәкилләре дә булган.


“Кольская” су өстендә йөзүче нефть коесын тишү корылмасы бату урынында коткаручылар даими эшләсә дә, инде исәннәрне табуга өмет сүрелгәннән-сүрелә бара.

Якшәмбе иртән Сахалиннан 200 чакрымда көчле җил һәм дулкыннар нәтиҗәсендә килеп чыккан әлеге казадан соң, 14 кешене бик тиз коткарганнар иде. “Кольская” 20 минут эчендә су астына киткән һәм ул вакытта Охотское диңгезендә нуль градус булган.

Элегрәк үлгәннәр саны 16га җитте диелсә дә, федераль диңгез һәм елга агентлыгының бүгенге белдерүендә һәлак булганнарның саны 14 булуы әйтелә.

Диңгездә көймәдә 15 кеше табылган дигән хәбәрне дә Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кире какты.

Комсызлык нәтиҗәсе

1985 елны төзелгән нефть коесын тишүче “Кольская” Камчаткадан Сахалинга алып барганда баткан.

Русия тикшерү комитеты вәкиле Владимир Маркин сүзләренчә, каза чыгуның төп сәбәпләре буларак иминлек кагыйдәләрен бозу һәм һава торышын истә тотмау карала.

“Ник дигәндә анда көчле давыл булган”, ди ул.

Көчле җил һәм биш метрлык дулкыннар сәбәпле, төнлә коткару эшләрен алып бару да авырлашты. Сахалин өлкәсендәге гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкиле Таймураз Касаев, коткарылган 14 кешенең сәламәтлекләре төрле дәрәҗәдә булуын әйтте. Алар хастаханәгә озатылган.

Җирле массакүләм мәгълүмат чаралары исә җир өстендә нефть табу кимегәч, аны диңгездә эзләүне арттыруга йөкләмә бирелгән дип яза.

"Курск", "Булгария", "Кольская"...

Батучылар арасында нигездә диңгезчеләр түгел, ә бораулаучылар булган. Экипаж арасында Мурмански, Башкортстан, Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Сахалин, Магадан, Хабаровски, Красноярски крае һәм Белгород өлкәсеннән вәкилләр булуы әйтелә.

Исемлектә коткарылучылар арасында 1960 елгы Заһидуллин Валерий Халитович, ә үлгән яки югалганнар арасында 1989 елгы Насыйбуллин Рөстәм Ринатович дигән татар-башкорт булырга мөмкин исемнәр бар.

Сахалиндагы «Туган тел» татар оешмасы җитәкчесе Зәкия Вәлитова әлегә бернинди тулы мәгълүмат булмавын әйтә.

«Хәтта туганнарына да берни әйтмиләр. Алар бергә эшләгәч бер-берсен белә бит инде», ди ул.

Моннан ярты ел элек кенә Татарстанда Идел елгасында «Булгария» корабы батып 122 кеше үлгән иде.

2000 елда исә «Курск» корабы казасында 100дән артык кеше һәлак булды. Ул нәкъ тә Владимир Путинның президент булып эшли башлавы чорына туры килде.

«Кольская» казасы шулай ук Русиядә 4 декабрьдәге сайлаудан соң, халыкның урамнарга чыгу вакытына туры килүенә карамастан, белгечләр аның илнең сәяси киләчәгенә тәэсир итәчәгендә шикләнә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG