Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 19:25

Чаллыда яшәүче татар саны сер булып саклана


Элекке җанисәп нәтиҗәләренә күрә Русиядәге татарлар саны.

Элекке җанисәп нәтиҗәләренә күрә Русиядәге татарлар саны.

2010 елгы җанисәпнең Русиякүләм нәтиҗәләре матбугатта күренә башлады. Татарстан районнарындагы җирле статистика бүлекчәләре мәгълүмат бирергә ашыкмый.


16 декабрьдә “Российская газета” 2010 елгы җанисәп мәгълүматларын бәян итте. Аннан күренгәнчә, Русиядә татарлар саны 2002 ел белән чагыштырганда 240 000 меңгә кимегән.

Шушы мәгълүматлардан соң Татарстанның икенче каласы булган Чаллыда ничә татар яши, дигән сорау туды. Чаллы янәшәсендә булган Тукай районында вазгыять нинди?

Шушы сорауларга җавап табу максатыннан без Русия статистика оешмасының шушы җирлекләрдәге бүлекчәләренә шалтыраттык. Сорау бик гади иде: бу җирләрдә 2002 ел белән чагыштырганда татарлар саны артканмы, кимегәнме?

Биредәге статистика бүлекләре башлыклары бу сорауга әлегә җавап бирә алмауларын белдерде. “Безгә килегез, кызыксындырган сорауларыгызны күрсәтеп, гариза языгыз”, диделәр.

Башта гариза кирәк икән

Гаризаны Чаллы статистика бүлегенә язып керттек. Сорау мондый иде – 2002 ел белән чагыштырганда Чаллыдагы татарлар саны кай якка үзгәргән?

Җавапны кайчан бирәчәкләре хакында биредә төгәл генә әйтә алмадылар. Шулай да гаризада телефон номерларын күрсәтүне сорадылар. Ләкин бирелгән сорауга көне буена җавап алынмады.

Фаик Таҗиев

Фаик Таҗиев

Көн азагында гаризаның хәл-әхвәлен үзебезгә белергә туры килде. Галина Николаевна дигән ханым болай җавап бирде: "Мин сезгә Чаллы буенча 2002 ел җанисәп саннарын гына әйтә алам. Ул вакытта Чаллыда 233 082 татар, 230 221 урыс кешесе исәпкә алынган. Узган елгы мәгълүмат әлегә юк", диде Галина ханым.

Бу күренеш шактый гаҗәп тоелды: Мәскәү, мисал өчен, Чаллыда күпме татар, башкорт яшәвен белә булып чыга, ә монда белүче юк.

Татар санын күрсәтү өчен күрсәтмә көтәләр

Без Казан белән Чаллы арасындагы бер районның статистика бүлегенә дә шалтыраттык. Биредә ачыктан-ачык әйттеләр: югарыдан күрсәтмә булды, җирлекләрдә күпме татар, күпме урыс яши – бу хакта мәгълүматны әлегә күрсәтергә ярамый. Аерым, махсус күрсәтмә булганчыга кадәр, диделәр.

Ни өчен болай килеп чыга? Ни өчен Русия җирлекләрендә яшәүче милләтләр саны хакында урыннарда дәшмиләр?

“Русиядә сан алу асылы белән сайлауларны хәтерләтә. Минемчә, аны Русия хакимияте үзенең сәяси максатларына төзәтмәләр кертү, урыслаштыру процессының ничек баруын күзәтеп тору өчен үткәрә.

Татар халкының саны дистә еллар буена арту ягына бармый. Без һаман Русиядә 5,5 миллион чамасында калабыз. Хәзер инде тагын 250-280 меңгә кимү ягына киткәнбез. Бу кимү 4,5-5%ны тәшкил итә.

Монда катнаш гаиләдәге балалар да керә, булса кирәк. Әмма Русия статистикасына ышанып та бетмим. Аннары Башкортстанда татарларны башкорт дип яздыру да дәвам итә.

Татарстаннан читтә яшәгән татарлар саны гомуми күләмнең өчтән икесен алып тора. Ул төбәкләрдә урыслаштыру сәясәте тагын да көчлерәк, катнаш никахлар саны да күбрәк. Татар халкының үз милли мәнфәгатьләрен саклый, яклый белмәве дип тә саныйм бу күренешне.

1989 елгы җанисәп нәтиҗәләрен чагылдырган китап

1989 елгы җанисәп нәтиҗәләрен чагылдырган китап

Мәгълүмат булмауның нигезендә җирле хакимиятнең татар мәнфәгатьләрен якларга җыенмавы, урыслаштыру күренешен халыктан яшерү ята, дип фаразлыйм.

Безнекеләрдә мәгълүматны яшереп тору чире Русиядәгедән дә болайрак бит. Халык белмәсә яхшырак, дип саныйлар булса кирәк”, дигән фикерләрен җиткерде безгә Милли Мәҗлес рәисе урынбасары Фаик Таҗиев.

Шунысын әйтергә кирәк, Совет хакимияте чорында да җанисәпләр булды. Шушы кампанияләрдән соң ел саен илнең социаль-икътисади, иҗтимагый тормышына кагылышлы җыентыклар дөнья күрде. 1989 елгы җанисәптән соң да мондый китап басыла. Бирелгән мәгълүматның дөреслеге ни дәрәҗәдә булгандыр, әмма алар ирекле сатуда була иде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG