Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Дәүләт секретаре Төньяк Корея “тынычлык юлын” сайлар дип ышана


Клинтон Япония тышкы эшләр министры Коитиро Гемба белән.
Клинтон Япония тышкы эшләр министры Коитиро Гемба белән.
Кушма Штаталар Дәүләт секретаре Һиллари Клинтон Төньяк Кореяны халыкара җәмәгатьчелек белән хезмәттәшлеккә, күршеләре белән мөнәсәбәтләрне яхшыртырга һәм “тынычлык юлы”н сайларга чакырды. Клинтон бу хакта Төньяк Корея башлыгы Ким Чен Ир вафатыннан соң әйтте.

Клинтон шулай ук Кушма Штатларның Төньяк Кореяга булышырга әзер икәнлеген һәм илдәге хәзерге хәлгә борчылганнарын да әйтте.

АКШ, Көньяк Корея һәм Япония лидерлары Төньяк Корея тирәсендәге вәзгыятьне тикшерү өчен якын арада очрашырга тиеш. Бу хакта Би-би-си хәбәр итә. АКШ президенты Борак Обама Япония прмьер-министры Йосихико Нодой белән телефоннан сөйләшкән вакытта Вашингтонның саклану өлкәсендә бөтен килешүләргә дә тугрылыклы калуын әйтте.

Ким Чен Ир 17 декабрьдә вафат булды, әмма аның үлеме дүшәмбе көнне генә хәбәр ителде. Улы Ким Чен Ын Төньяк Корея башлыгы булачак.
XS
SM
MD
LG