Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коткаручылар “Кольская” казасында югалганнарны эзли


200-дән артык коткаручы Охот диңгезендә “Кольская” су өстеннән нефть бораулау корылмасы казасында югалган 37 кешене эзләүне дәвам итә. Аларның исән калуына өмет юк, дип белдерелә.

Сишәмбе иртән очкычтагы коткаручылар ватылган көймә һәм зыян килгән сал күргән, әмма анда кешеләр булмаган. 16 кешенең җәсәде табылды, 14 кеше коткарылды.

18 декабрь төнендә казага юлыкканда “Кольская”да барлыгы 67 кеше була. Аларның күпчелеге Мурманскидан. Буген анда матәм игълан ителгән.
XS
SM
MD
LG