Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 07:25

Русия Дәүләт думасында ике вице-спикер булачак


Русия Дәүләт думасының алтынчы чакырылышында ике беренче вице-спикер, берсе – “Бердәм Русия”дән, икенчесе – КПРФтан булачак. Бу хакта Русия парламентының түбән пулатында иртәгә булачак беренче утырышны оештыручы төркеме башлыгы Олег Морозов хәбәр итте.

Элегрәк вице-спикер бары тик берәү генә булачак һәм ул урынга “Бердәм Русия”дән Александр Жуков билгеләнәчәк, дип әйтелгән иде. Вице-спикерның икенчесе коммунистлардан Иван Мельников булачак, дип хәбәр ителә. КПРФ фиркасе аны Дәүләт думасы рәислегенә тәкъдим итә.

Кичә “Бердәм Русия” рәислеккә президент хакимияте башлыгы Сергей Нарышкинны, ә ЛДПР Владимир Жириновскийны тәкъдим итте. Элегрәк оппозициядәге фиркаләр Нарышкин өчен тавыш бирмәячәкләрен белдергән иде.

XS
SM
MD
LG