Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 04:13

Сүрия корал сәүдәсендә җинаять җәзасын катылатты


Сүрия президенты Бәшәр Әсад мәхкәмә террорчыларны корал белән тәэмин иткән дип гаепләгәннәргә үлем җәзасы бирү турында декрет имзалады.

SANA – Сүрия дәүләт мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, яңа канун канунсыз рәвештә корал ташыган өчен 15 елдан алып гомерлеккә төрмәгә ябуны да карый.

Сүрия хакимияте, Әсадның вазифасыннан китүен таләп итеп тугыз айга сузылган протест чаралары - активистлар гамәлләре түгел, ә “кораллы банда һәм террорчылар” эше, дип белдерә.

XS
SM
MD
LG