Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа мәхкәмәсе Дубровкада зыян күрүчеләрне яклап чыкты


Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсе 2002 елда Мәскәүдә Дубровка үзәгендә булган террор гамәлендә зыян күрүчеләрнең шикаятен карап, Русия хакимиятләре аларның хокукларын бозган, дигән карар кабул итте.

Хакимиятләр тотыкларның гадел хөкем эшенә хокукын бозуда гаепләнгән һәм бер миллион евродан артык җәзага тартылган.

Страсбург мәхкәмәсенә 60лап кеше мөрәҗәгать иткән. Аларның гаризалары Русия мәхкәмәләрендә кире кагылган булган.

2002 елның 23 октябрендә “Норд-Ост” музыкаль тамаша барышында террорчылар 912 кешене тотык итеп алып аларны өч көн театрда тотты. Аларны коткару вакытында махсус газ куллану нәтиҗәсендә 130 кеше һәлак булды. Махсус чара вакытында нинди газн кулланылганы әлегә кадәр билгесез.
XS
SM
MD
LG