Accessibility links

Кайнар хәбәр

Актауда янә 50-ләп кеше протест чарасына чыкты


Казакъстанның Актау шәһәрендә, андагы хакимият белдерүенчә, 50-ләп кеше нефть ширкәтендә эшләп, аннан кыскартылучылар шәһәр үзәгенә җыелган. Алар Жанаозен шәһәреннән гаскәрне чыгаруны һәм комендант сәгатен туктатуны таләп итә.

Хакимиятләр, шул ук таләпләр белән кичә шәһәр үзәгенә 100-дән артык кеше чыккан иде, дип хәбәр итте. Рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, ике меңләп кеше җыелган.

Рәсмиләр Жанаозендә үткән атна азагында булган тәртипсезлекләрдә 14 кеше һәлак булган дип белдерә. Хокук яклаучылар исә үлүчеләрнең күбрәк булуын әйтә. Казакъстандагы хокук яклаучылар, оппозиция һәм җәмәгать эшлеклеләре соңгы вакыйгаларны тикшерү өчен махсус төркем оештырырга карар итте.

Кичә Жанаозендә протест чарасына әйдәүче 19 кеше тоткарланганлыгы бүген хәбәр ителде. Казакъстан баш прокуроры урынбасары Курмахан Исаев белдерүенчә, бу тәртипсезлекләрне кемнәрнең оештырганлыгы билгеле, әмма исемнәре әйтелми. Тикшерүчеләрдә шикләнелгәннәрнең тәртипсезлекләрне оештыруда катнашуын дәлилләрдәй видео язмалар бар.
XS
SM
MD
LG