Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әбүбәкиров: “Протест чараларында катнашачакмын”


Полиция 10 декабрьдә Думага сайлау нәтиҗәләренә каршылык белдерү чарасында катнашучыларның берсен тоткарлый.
Полиция 10 декабрьдә Думага сайлау нәтиҗәләренә каршылык белдерү чарасында катнашучыларның берсен тоткарлый.

10 декабрь көнне Казанда полиция Камил Әбүбәкировның хокукларын бозып тоткарлый. Әбүбәкиров күргән матди һәм рухи зыянны мәхкәмәгә шикаять итәргә җыена.


Камил Әбүбәкиров Казанда яши. Аңа 22 яшь, Русия геология-тикшеренүләр университетын тәмамлагач, Татарстан башкаласындагы бер ширкәттә инженер булып эшли. Әбүбәкиров әйтүенчә, киләчәктә хакимияттәге “Бердәм Русия” фиркасенә һәм аның җитәкчеләренә протест белдереп нинди генә чара узмасын, ул аларның һәрберсендә дә катнашачак.

24 декабрь көнне “Казан” милли мәдәният үзәге каршында “Гадел сайлаулар өчен” дип аталган митингка да килергә җыена ул. Каршылык чараларында катнашырга аны полиция хезмәткәрләренең хокукларын бозып, көч белән тоткарлавы һәм нахакка гаепләп мәхкәмәләргә йөртүләре этәргән.

“Бу хәлләрдән соң миндә төрле чараларда катнашу теләге туды. Мин бу митингта гына түгел, ә аннан соң булачакларында да катнашачакмын. Мин сайлауга бардым, әмма тавышымны “Бердәм Русия” өчен бирмәдем. Танышларым да ул фиркане сайламады. Төрле бәйсез чыганакларны караган идем, чынлыкта “Бердәм Русия”гә тавыш бирүчеләр күпкә ким. Аек акыллы кешеләр “Бердәм Русия”гә үз тавышларын бирмәде. Мин ул сайлау чиста үтмәгән һәм кабат сайлау үткәрергә кирәк дип саныйм”, ди Әбүбәкиров.

Берәүләр тоткарлый, икенчеләр полициягә илтә, өченчеләр гаепли

10 декабрьдә Казанның Ирек мәйданында үткән каршылык чарасында катнашмый ул. Сәгать кичке бишләр тирәсендә, хакимиятләр белән килешенмәгән митинг ахырына якынлашып килгәндә, Камил Әбүбәкиров Ирек мәйданы аша үтеп барган чакта, гадәти киемдәге биш кеше аны тотып ала һәм кулларын каерып машинага утырта. Урамда тоткарланганнарны җиңел машина белән читтә торган икенче бер автобуска ташып торалар.

Әбүбәкиров сүзләренчә, ул көнне тоткарланганнар арасында, хәтта Ирек мәйданына якын да килеп карамаган яшьләр дә була. Шундыйларның берсен Ленин бакчасы (Ленинский садик) тирәсеннән эләктереп алалар. Ул ниндидер бер ширкәткә документлар илтергә барган булган. “Полиция киемендә булмаганнарның Ирек мәйданында гына түгел, ә күрше-тирә урамнарда очраганнарны көч белән тоткарлаганы көн кебек ачык иде”, ди Әбүбәкиров.

Берәүләр тоткарлап автобуска ташып торса, ул автобустагы полиция киемендәге хезмәткәрләр аларны полиция бүлекләренә илтеп тапшырып торган. “Эсперанто”дагы полиция бүлегендә без 25-ләп кеше идек”, ди Әбүбәкиров. Бөтенләй нәрсә булганны күрмәгән, вазгыятьне аңламаган өченче бер кешеләр исә, Әбүбәкиров сүзләренчә, аларга гаепләү белдереп кәгазь тутыра. Аны һәм башкаларны “урам җыены үткәрү тәртипләрен бозуда” һәм “полиция хезмәткәренең кануни таләбенә буйсынмауда” гаеплиләр.

Полиция бүлегендә ул җиде сәгать вакытын әрәм итә. Полиция хезмәткәрләре көч белән тоткарлаган вакытта кесә телефонын югалта һәм берничә тапкыр мәхкәмә юлын таптый. 13 декабрь көнне булган мәхкәмәдә тоткарланучылар күп булганга, хөкемдар бөтен эшләрне дә карап бетерә алмый. Шуңа күрә күпләрне башка көннәргә калдыралар. Камил Әбүбәкиров эшен караган мәхкәмә дүшәмбе, 19 декабрьдә үтә. Берничә тапкыр эшеннән сорап китәргә туры килә аңа. Соңгы мәхкәмәдә Әбүбәкиров аклана. Полиция хезмәткәре Симонов язган рапортта Әбүбәкировның каршылык чарасында катнашуы, полициягә буйсынмавы турында дәлилләр булмый.

Күрәләтә кеше хокукларын бозалар

Әбүбәкиров бу хәлне күрәләтә кеше хокукларын бозу дип дип атый. “Ирекле илдә яшибез бит. Әгәр мәйданда урам җыены үтә икән, ул чарада катнашмаганнарның анда булуы тыелмаска тиеш. Ул бәлки анда очраша, йә булмаса, мәйдан аша кая да булса бара торгандыр. Бу хәлләр кеше хокукларын һәм ирекләрен кысу булып тора. Әгәр кешеләрне тоткарлап, җиде сәгать ябып торып һәм аннан соң мәхкәмәләргә йөртә башласалар, миңа калса, бу канун бозу булып тора”, дип белдерде Әбүбәкиров.

Полиция хезмәткәрләренең аңа карата кылган рухи һәм матди зыянны ул мәхкәмәгә шикаять итәчәк. "Синең белән бергә полиция бүлегенә китерелгәннәр нишли, алар да шикаять итәргә җыенамы?" дигән сорауга Әбүбәкиров: “Мин алар белән яхшы таныш түгел, бу хәлләрдән соң интернеттан эзләп табып, бер-беребезнең хәлен белешергә һәм киңәшләр бирешергә кирәк булыр”, диде.
XS
SM
MD
LG