Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Фемен” кызларын Беларуста урманга илтеп ташлаганнар


Оксана Шачко (у), Инна Шевченко, Александра Немчинова (с) Ельск шәһәрендә журналистлар белән сөйләшә
Оксана Шачко (у), Инна Шевченко, Александра Немчинова (с) Ельск шәһәрендә журналистлар белән сөйләшә

Украина хатын-кызларының “Фемен” оешмасыннан өч кызны Минскида Лукашенкага каршы “чишенү” чарасыннан соң ерактагы урманга илтеп калдырганнар.

Беларусның көньяк-көнчыгышындагы Гомель өлкәсе урманнарында шул оешманың өч вәкиле табылган. Аларның аяк-куллары өшегән. Кызларны полиция үзәгендә табиблар тикшергән.

Журналистларга алар үзләренең 19 декабрь кичендә Минскида автобус тукталышыннан алып кителүен сөйләгән. Бу хәбәрне оешма җитәкчесе Һанна Һутсол да раслады.

“Алар исән, әмма хәлләре әйбәт түгел. Алар нык кына куркытылган. Кичә аларны КГБ алып китеп төне буе машинада йөрткән, урманга китереп өсләренә бензин сипкән, яндырабыз дип куркытканнар, пычак белән янаганнар, пычак белән чәчләрен кискәннәр, барысын да видеога төшергәннәр дә аларны калдырып киткәннәр,” диде “Фемен” җитәкчесе.
"Фемен" кызлары Минскида КГБ каршында
"Фемен" кызлары Минскида КГБ каршында
"Аларның исемнәре - Александра Немчинова, Оксана Шачко һәм Инна Шевченко, кызларның документларын КГБ үзенә алган", диде ​Һутсол.

Украинаның Минскидагы илчелеге вәкиле Алексей Емельяненко бу мәгълүматны әлегә расламады. Илчелек кызларны мөмкин кадәр тизрәк Украинага кайтару юлларын тикшерә.

Урманда ташлап калдырылган кызлар Бяки авылына барып җиткән. Авыл кешеләреннән алар телефон сорап торып, Киевка җитәкчеләренә шалтыраткан.

Беларус рәсмиләреннән бу хәлгә аңлатма әлегә кадәр юк. Украина тышкы эшләр министрлыгы вәкиле Олександр Дикусаров, Азатлык радиосына, "Мински рәсмиләре кызлар шәһәрдән үз теләкләре белән китте дип белдерде", диде.

Киев университетында укучы студент кызлардан 2008 елда төзелгән "Фемен" оешмасы Украинада хатын-кызлар хокукларын яклаучы төркемнәрнең берсе.

Аларның протест чараларына чишенеп чыгулары аркасында бу турыда хәбәр һәм кызларның рәсемнәре дөнья буйлап яшен тизлегендә әйләнә. Соңгы вакытларда оешма үз таләпләрен халыкара җәмәгатьчелеккә дә ишеттерә башлады.

"Фемен" кызлары Мәскәүдә сайлаудан соң Путин хакимиятенә ризасызлык белдерә
"Фемен" кызлары Мәскәүдә сайлаудан соң Путин хакимиятенә ризасызлык белдерә

Мәскәүдә каршылык чарасы тиз тәмамланды
Мәскәүдә каршылык чарасы тиз тәмамланды

Июнь аенда Согуд Гарәбстанының Киевтагы илчелеге каршына алар шәрә килеш башларына пәрәнҗә киеп чыкты. Моның белән украин кызлары Согуд Гарәбстанында хатын-кызларга машина йөртүнең тыелуына ризасызлык белдерергә теләде.

“Чишенү” чаралары Цюрих һәм Ватиканда да булды. Декабрь башында “Фемен” кызлары Мәскәүдә Русия дәүләт думасына сайлау алдыннан да чишенеп чыкмакчы булган, әмма иминлек көчләре моны булдырмаган. Мәскәүдә оппозициягә теләктәшлек чарасы сайлаудан соң узган.

Согуд Гарәпстан илчелеге каршында чара: "Хатын-кызга - машина, ирләргә - дөя!"
Согуд Гарәпстан илчелеге каршында чара: "Хатын-кызга - машина, ирләргә - дөя!"
Дүшәмбе көнне Беларуста президент сайлавына бер ел тулган көнне “Фемен” ул вакытта кулга алынган һәм хөкем ителгән сәясәтчеләр һәм журналистларга теләктәшлек йөзеннән Минскида КГБ каршына чыккан булган. Лукашенка сыман мыек ябыштырган ярым шәрә кызлар “Сәяси тоткыннарга ирек!”, “Яшәсен Беларус” кебек шигарләр тотып торган. Аларны рәсемгә төшерүче журналистлар да кулга алынган.

Украинада кеше хокукларын яклаучы Евгень Захаров, "әгәр бу хәл чыннан да дөрес булса, гаепле булганнар җәза алырга тиеш", диде.

“Әгәр бу хәл чын булса һәм кызлар чыннан да бу кадәр мыскыл ителгән һәм эзәрлекләнгән булса, Украина җәза таләп итәргә тиеш. Әгәр бу эшләнмәсә, Беларуска каршы дипломатик басым ясалырга тиеш. Минемчә, моны җавапсыз калдырырга ярамый”, диде хокук яклаучы.

“Фемен” җитәкчесе дә җавап бирергә әзер торуын белдерде.

“Беларус илчесенең Украинадан куылуы өчен барысын да эшләячәкбез. Иртәгә үк китмәсә, без аны үзен урманга алып барып чәчен кырып алачакбыз”, диде Һутсол.

Чәршәмбе көнне Украинаның Беларустагы консулы кызларны өйләренә кайтарды.

Киевка кайткач “Фемен” кызлары журналистлар белән очрашып, Лукашенка режимына каршы көрәшне дәвам итәчәкләрен белдерде [видео]:

“Фемен” кызлары Киевка кайтты
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:01 0:00
XS
SM
MD
LG