Accessibility links

Кайнар хәбәр

Париж белән Әнкара әрмәннәр аркасында талаша


Франция президенты Николя Саркози (с) һәм Төркия премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоган G20 саммитында, Канн, 3 ноябрь 2011
Франция президенты Николя Саркози (с) һәм Төркия премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоган G20 саммитында, Канн, 3 ноябрь 2011

Франция белән Төркия арасы кискенләшә бара. 22 декабрьдә Парижда әрмән геноцидын танымаганнарны җәзалау кануны каралачак. Франция парламенты әлеге проектны кабул итсә, Әнкара илчесен чакыртырга һәм Франция белән барлык бәйләнешләрне өзү белән яный. Күзәтүчеләр белдерүенчә, Саркозиның сайлаулар алдыннан оештырылган әлеге адымы Франциягә кыйбатка төшәргә мөмкин.


Франциянең «Халык хәрәкәте берлеге» дип аталган хакимият фиркасе декабрь башында парламентка әрмән геноциды белән бәйле яңа канун проекты тәкъдим иткән иде. Әлеге проектта Госманлы империясенең 1915 елда әрмәннәргә карата кылган геноцидын танымаучыларга бер ел төрмә яки 45 мең евролык җәза бирү каралаган. Проектны Франция президенты Николя Саркози да хуплады.

Парижның әлеге адымнары Әнкарада җитди борчылу уятты, төрек җитәкчелеге Франция хакимиятенә карата ачы тәнкыйть белән чыкты. Төркиянең тышкы эшләр министры Әхмәт Давутоглу бу уңайдан “Берәр җитәкче, хакимият яки парламентның Төркияне яки төрек халкын рәнҗетергә тырышуына без, һичшиксез, җавапсыз калмабыз” дигән белдерү ясады.

Әнкара җавабы

Давутоглу әлеге проектның кабул ителүе Франциянең сүз ирегенә кагылышлы үз принципларына каршы килүен билгеләп узды. Министрның сүзләренчә, бу план Европага урта гасырларча фикер йөртүне кайтара. “Әлеге канун проекты кабул ителгән очракта, Төркия җавап буларак тиешле чаралар күрәчәк һәм парламентка Франциянең 1945 елда Җәзаир (Алжир) оештырган геноцидын, 45 мең кешенең үтерелүен тану турында канун өлгесе тәкъдим итәчәк”, диде ул.

Төркия премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоган да әлеге мәсьәләдән читтә калмады. «Бернинди тарихчы да, сәясәтче дә безнең тарихта геноцид таба алмас. Табарга теләүчеләр булса да, аларга башта үзләренең пычрак һәм канлы тарихына күз салырга кирәк», диде ул французларның яңа канун проектына карата. Эрдоган Францияне 1945 елда Җәзаирда 45 мең, 1994 елда Руандада 800 мең кешенең үтерелүе өчен гаепләде. “Франция парламенты Җәзаир, Руанда вакыйгаларына ачыклык кертергә тиеш”, диде төрек премьеры.

Икътисадка зыян

Төркиянең тышкы эшләр министрлыгы Париж белән сәяси, икътисади һәм мәдәни өлкәләрдә элемтәләрне өзү чараларының планын әзерләде. Шушы схеманы Әнкара узган ел Израилгә карата да сынаган иде. 2010 елда Израил хәрби көчләре Газзә сызыгында һуманитар йөк алып барган “Зәңгәр мәрмәр” көймәсенә һөҗүм иткәч, Төркия Израил белән барлык бәйләнешләрне өзде.

“Француз депутатлары әзерләгән документ кабул ителсә, ике дәүләт арасындагы икътисади бәйләнешләргә җитди зыян тиячәк”, дип белдерде Төркиянең сәүдә пулатлары һәм биржалар берлеге башлыгы Рифат Хисарҗыклыуглы.

Франциянең әлеге адымнары аңа чыннан да кыйбатка төшәргә мөмкин. Ике илнең үзара сәүдә күләме елына 11,5 млрд евро тәшкил итә. Французларның Төркия икътисадындагы инвестицияләре якынча 6,5 млрд евро чамасы. Төркиядә бүгенге көндә меңгә якын француз ширкәте эшли, аларның иң алдынгы утызлабы төрле өлкәләрдә гаять зур проектлар башкара.

Сайлау уеннары

Төркия матбугаты Франциянең һәм аеруча Николя Саркозиның әлеге адымын сайлау алды уеннары дип атады, янәсе Саркози Франциядә көчле булган әрмән һәм яһүд лоббисының тегермәненә су салырга тели. Франциянең Le Figaro газетасы Саркозины, Эрдоганның “Гарәп язы” дәверендә ирешелгән популярлыгына көнләшә, дип язып чыкты.

Кайбер тарихи чыганакларга караганда, 1915 елда Госманлы империясендә 1,5 млн әрмән үтерелгән. Төркия исә геноцидны танымый, үтерелгән әрмәннәрне Беренче дөнья сугышы корбаннары дип атый. Франция һәм башка Европа илләре Госманлының әрмәннәргә каршы геноцидын 2001 елда таныды.

Сүз уңаеннан, Төркиянең танылган язучысы Орһан Памук әрмән геноцидын таныган бердәнбер төрек интеллигенциясе вәкиле булып тора. Моның өчен Төркия хакимияте аны мәхкәмәгә бирде, төрек халкы аннан йөз чөерде. 2006 елда Памук әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе алды.
XS
SM
MD
LG