Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 13:44
Прага урамнарында меңнәрчә кеше Чехиянең элекке президенты Вацлав Һавел җәсәден озата барды.

23 декабрьдә булачак җирләүгә кадәр Һавел җәсәде салынган табут Чехия президентлары резиденциясенә куела. Илдә өч көнлек матәмнең беренче көнендә җәсәд Пражски Градка китерелде.

Вацлав Һавел якшәмбе көнне 75 яшендә вафат булды. Драматург һәм эсселәр язган Һавел коммунистлар режимына каршы актив көрәште. 1989 елда “Бәрхет инкыйлабы”ннан соң Чехсловакия президенты итеп сайланды. Ул таркалгач, 1993 елдан 2003 елга кадәр Чехия республикасы президенты булды.

Вацлав Һавелны җирләү йоласында чит ил сәясәтчеләре, Словакия, Австрия, Франция президентлары һәм АКШ Дәүләт секретаре дә булыр дип көтелә.

XS
SM
MD
LG