Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия президентының кеше хокуклары шурасы сайлауга карата белдерү әзерли


Русия президентының кеше хокуклары шурасы парламент сайлауда булган канун бозуларга карата катгый белдерү кабул итәргә мөмкин.

Шура әгъзасы, сәясәт белгече Дмитрий Орешкин бүген, хәзер бу документ эшләнә һәм аны әзерләүчеләр “бик кискен” кәефтә, дип белдерде. "Интерфакс” хәбәр итүенчә, бу документ 23 декабрьдә шураның чираттагы утырышы вакытында раслауга тәкъдим ителергә мөмкин.

Президентның кеше хокуклары шурасы утырышында катнашучыларның кайберләре, 4 декабрьдәге сайлауда канун бозулар булганга, әзерләнүче документта яңа сайлаулар үткәрү таләбе куярга кирәк, дип белдерде.

Шимбә Русиянең күп шәһәрләрендә сайлау нәтиҗәләренә ризасызлык белдереп “Гадел сайлаулар өчен” дип аталган протест чаралары үтәчәк. Казанда ул "Казан" милли мәдәни үзәге янында 15 сәгатьтә башланырга тиеш дип белдерелә.
XS
SM
MD
LG