Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 21:25

Бөтендөнья башкорт корылтае башкарма комитеты әгъзасы, профессор Марат Колшәрипов хәзергә Русия президенты вазифасына теркәлү узган намзәтләр арасында милли республикаларны яклаучы кеше юк дип саный.


Марат Колшәрипов Бөтендөнья башкорт корылтае башкарма комитеты утырышында сайлаулар һәм милли республикаларның бүгенге вазгыяте турында чыгыш ясаган. Ул Русия дәүләт думасына узган сайлауда “Бердәм Русия”нең башка төбәкләр белән чагыштырганда милли республикаларда күбрәк тавыш казануы аны аптыратуын әйтә.

– "Бердәм Русия" башында торган хакимият җитәкчеләре милли республикалар өчен нәрсә эшләгән соң? Дөресен әйткәндә, бөтенләй киресе бит. Путин президент булып утыргач та, үзенең беренче әңгәмәсендә: "Илдә эчке сәясәт үткәргәндә милли мәсьәләләргә басым ясамаячакмын, мине икътисад мәсьәләләре борчый" дип әйткән иде. Монда күпмилләтле дәүләттә милли мәсьәләләрне читкә куеп тору ул бөтенләй дөрес түгел. Шуннан соңрак хакимият вертикален ныгыту, илне бүлгеләргә бүлү, республикаларга ныклы басым башланды. Аларның Конституциясе киредән карауга дучар ителде һәм Башкортстан, Татарстан, Якутия, Мари Илен һәм башкалар үзләренең сәяси, икътисади, мәдәни һәм башка хокукларыннан ваз кичәргә мәҗбүр булды. Конституцияләрен үзгәртеп төзергә мәҗбүр иттеләр.

Безнең Башкортстанда тәүге Конституция 1993 елны кабул ителгән иде, 2002 елдан аны үзгәртелгән варианты дөнья күрде. Анда суверенитет сүзе төшеп калган. Шулай ук безнең җир, урман, су кебек байлыкларыбыз федераль мөлкәткә әйләнде. Барысын да уйлап карасаң аптырарлык хәл килеп туа. Ничек шул вазгыятьтә “Бердәм Русия”гә күп тавыш бирергә?

Милли республикаларда хакимият басымы ныграк. Кызганычка каршы, безнең сайлаучыларның, бигрәк тә авылда яшәгәннәрнең, бер менталитеты бар: алар хакимият башлыгы ни әйтсә, шуны тыңларга торалар. Урындагы халыкны куркыталар. “Әгәр син "Бердәм Русия"гә тавыш бирмәсәң, син директор булмыйсың, син укытучы булмыйсың” дип өстән басым ясау бара һәм шуңа милли республикаларда сайлау күрсәткечләре ул дөреслеккә туры килми. Мин шулар турында утырышта ачыклап әйттем.

Сез ниндидер таләп җиткердегезме?

– Әйе, минем чыгышында таләпләр дә куелган. Беренчедән, сайлауны хакимият басымы астында үткәрү дөрес түгел, диелгән. Шуннан соң сайлау бүлекләренә рәис итеп "Бердәм Русия"гә кергән кешеләрне куярга тырышалар, бу да дөрес түгел. Алар бит санаган вакытта, документларны тутырып биргәндә хәрәмләшүләр була. Бу кешеләр булмасын дигән таләп куелды. Икенчедән, безнең матбугат чаралары илдә барган вакыйгаларны дөрес яктыртмыйлар, митинглар турында мәгълүмат та озак булмый торды. Ул митинглар 4 декабрьдә үк башланды.14 декабрьдә генә “Башкортстан” газетасында мәгълүмат булды, ул да бозып күрсәтелгән. Имеш, кеше күңел ачуга, бер-берсен күрергә чыккан дип язып чыктылар. Шуның белән шул. Адәм көлкесе бит инде. Баш мөхәррирләр эш урыныннан алынудан куркалар. Әгәр без демократия, хокукый дәүләт төзү турында сүз алып барабыз икән, менә шундый хакимият басымы булырга тиеш түгел дигән таләп куям.

Шуннан тагын бер таләп - бу Бөтендөнья башкорт корылтае Башкарма комитет белән бәйле. Ул башка милли республикаларда эшләп килгән һәртөрле оешмалар белән тыгыз бәйләнеш булдырырга тиеш. Әгәр республикаларны бетерү өчен басым бара икән, без бит ничектер каршы торырга тиеш. Үзебезнең халыкны, республикаларны саклау нигезендә эш итәргә кирәк. Татарстан, Чуашстан, Якутия, Мари Илеме барыбызга да бер нигездән чыгыш ясарга кирәк. Ул 90нчы елларда булып алды. Бергә чыгыш ясау эффектлырак була. Без үзебезнең мәнфәгатьләрне якларга тиеш, чөнки безгә берәү дә читтән килеп якламаячак.

Утырышта башкарма комитет утырышына килүчеләр сезнең чыгышны ничек кабул итте?

– Әлбәттә, җитәкчеләр хәзер кылыч болгарга ярамый, диделәр. Мин кылыч болгамыйм, ә илдәге хәлне дөрес күрсәтергә тырыштым. Дөресен әйткәндә, башкарма комитеты әгъзалары уңай кабул итте. Җитәкчеләр алар яраклашалар инде.

Дума сайлаулары узды, хәзер кычкырудан ни файда дип әйтмәделәрме?

– Юк, алай каршы чыгыш ясаучы булмады. Аннары алай дип әйтеп булмый. Безнең бит алда зур сайлау тора. Шул хакта уйларга тиешбез. Ул хәлиткеч сайлау. Дума депутатларын сайлау - бер, ә илнең президентын сайлау бөтенләй икенче бит инде. Шуның өчен дума депутатларын сайлауда шундый хата җибәрелгән икән, без аны төзәтер өчен бөтен көчне бирергә тиешбез. "Халык фронты"ннан чыгуны да тәкъдим иттем. Ул ясалма оешма бит инде. Аның башында "Бердәм Русия" тора. Шуңа ни өчен без анда керергә тиеш дигән сорау килеп туа. Әгәр мин бу фирканең милли сәясәтен тәнкыйтьлим икән, мин “Халык фронты” дип аталган әйбернең әгъзасы булып калырга тиеш түгел дип исәплим.

Димәк, сез Путинны сайламау яклы сүз алып бардыгыз?

– Юк, мин алай дип әйтмәдем. Намзәтләр арасында кем федерация принципларына каршы, республикаларны танымый икән, шул намзәтләрне якламау турында сүз бара. Путинга каршы сүз булмады. Тәнкыйть бар, ә менә “Путинга каршы тавыш бирегез” дигән әйбер юк. Хәзер бит намзәтләр күбәеп китте.

Әмма милли республикаларны яклаучы берәр намзәт бармы соң?

– Кызганычка каршы, мин алар арасында әле күрмим. Алар барысы да иң башта русларның мәнфәгатен күрсәтергә кирәк дигән позициядә тора. Менә мин әле сайлау алдыннан "Гадел Русия" җитәкчесе Сергей Миронов белән әңгәмә тыңладым һәм анда “бездә милли мәсьәлә авыр тора”, диде. Ләкин ул милли мәсьәләне русларга гына кайтарып калдырды. Русиядә милли мәсьәлә - ул башта милли республикалар, рус булмаган халыклар проблемасы. Урысның да проблемалары күп, яшереп булмый. Мин әлегә президентлыкка намзәт булып теркәлгәннәр арасында менә шуңа тавыш бирергә кирәк дип әйтерлек кеше күрмим. Бәлкем үзгәртерләр, программаларына үзгәрешләр кертерләр. Алар бит сайлау вакыты җитсә гел бөек державачылык рухы белән сугарылган шигарләр ташлыйлар. Шуңа халык үз мәнфәгатьләрен якларга өйрәнергә тиеш, алар белән эшләргә кирәк. Ничек кушалар шулай тавыш бирү ул дөрес түгел.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG