Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 23:17

“Татмедиа” башлыгы урынбасары Нурия Беломоина сүзләренчә, 2012 елда Татарстан китап нәшрияты татарча әдәби һәм иҗтимагый-сәяси китапларны күбрәк бастырачак. Аларның Интернет версиясен эшләү дә каралган.

Татарстан хөкүмәте 2012 елга Татмедиага 1 миллиард 47 миллион сум акча бирәчәк. Бу сумнарга “ТНВ-Планета”га бирелә торган акчалар керми. Татмедиа башлыгы урынбасары Нурия Беломоина "Татмедиа" аша финанслау узып бара торган 2011 ел белән чагыштырганда 20%-ка күбрәк, дип белдерә. Аның сүзләренчә, киләсе елда татар әдәбиятын бастыру һәм аны Русия төбәкләренә, Татарстандагы китапханәләргә тарату, татар китапларының электрон версиясен булдыру эшләре дәвам итәчәк. Быел узган ел белән чагыштырганда татарча басылган китаплар саны да арткан. Тик дөньякүләм интернет китапханәләргә - iBooks, iTunes-ка керүчеләр анда татар язучыларының китапларын таба алмый. Соңгы вакытта татар китаплары сатылмый ята, аны укучылар елдан-ел кими бара дигән сүзләрне дә еш ишетергә туры килә.

– 2010 елда 67 татар китабы басылып чыккан булса, быел 97 китап бастырдык. Хәзерге көндә Русиянең 15 төбәге һәм Татарстанның китапханәләре өчен татар китаплары тупланмасын әзерлибез. Татарстанда басылып чыккан китапларның бер өлеше бушка таратылачак.

Бу быел гына чыккан китапларның тупланмасымы, әллә башка еллардан калганнармы?

– Әйе, быел чыкканнар гына. Ул гомумән быел чыккан басмаларның 85% гына әле. Шуның эченнән 15%ы төбәкләргә, 70%ы Татарстан китапханәләренә бушлай биреләчәк. Безнең төп максат - китапны бастырып чыгару гына түгел, ул китапларны укучыларны булдыру, аларның санын киметмәү һәм аларны әдәбият өлкәсендәге яңалыклар белән таныштырып бару. Татар телендә уку һәм укыту - ул дәүләт проблемасы, шуңа күрә өстәмә финанслар биреп шул максатка ирешмәкче булабыз.

Тыңлаучыларыбыз, китапларын алмаганнар да, шуңа күрә төрле төбәкләргә тарата башлаганнар, дип әйтмәсме? Бу алдан планлаштырылган эш идеме?

– Беләсезме, алдан планлаштырылса да, ул мәсьәләне тормышка ашыру өчен финанслар юк иде. Китаплар, гомумән, элек тә шулай булган, сату өчен бастырылмый. Татар телендә чыгучы китаплар иҗтимагый-сәяси әһәмияткә ия булган әдәбият дип атала. Төп максат - аларны сатып баю түгел, ә халыкка таныту һәм халыкта татар телендә укуга кызыксыну уяту, татар китабын уку гадәтләрен оныттырмау.

Глобальләшү шул дәрәҗәгә җитте ки, күпчелек халык китапханәгә йөрми, күпләрнең өйләрендә интернет булгач, аннан гына үзенә кирәк мәгълүматны ала. Интернеттан китап укучылар да соңгы вакытта арта. iPadлары һәм интернетка тоташу чаралары булганнар автобуста, машинада барганда дөньякүләм китапханәләрдән китапны суыртып ала да шуннан гына укый. iBooks, iTunes-тан китап алып укучылар да бар. Бу китапханәләрне ачып карасаң, рус язучыларының бик күп китапларын күрергә мөмкин, әмма электрон вариантта бер генә татар китабы да, хәтта Тукай да юк. Әлеге китапханәләргә татар китабын тәкъдим итүдә ниндидер планнарыгыз бармы?

– "Бер генә татар китабы да юк" дигән сүзең белән килешә алмыйм. Бүген 1503 татар китабы "Таткнигофонд" дип аталган электрон сәхифәгә урнаштырылган. Аның бер генә уңайсызлыгы бар - интернетка кергәндә бер генә тапкыр төртеп ачыла торган фонд түгел. Анда теркәлергә, логин һәм пароль алырга кирәк. Шуннан соң гына кереп китә аласың. Анда куллану бушлай. "Татмедиа" карамагындагы Татар китап нәшрияты елга күпме татар китабы бастырса, шуларның һәрберсенең дә диярлек электрон версиясе әнә шул "Таткнигофонд" китапханәсенә урнаштырыла. Ул китапханәгә атнага 44 илдән өч меңләп кеше керә. Әгәр саны нигә шулай әз дисәгез, мисал китерә алам, бу "Таткнигофонд" китапханәсенең русча бүлегендә 10 мең китап кына бар. Ул Татар язучыларының автор хокукларын яклап эшләнгәнгә шулай аз. Монда теләгән һәр кеше үзе нәрсә язган шуны урнаштырмый, беренче чиратта язучыларның автор хокукларын истә тотып һәм алар белән килешү төзеп, аларга алдан ук хөкүмәт казнасыннан чыккан акчага гонорар түләп урнаштырылган китаплар алар.

Бүген бу контентны хәзерге көн шартларына яралаштыру эше алып барыла. Беренче чиратта Vkontakte, Twitter һәм Facebook-та теркәлүчеләр бер генә аккаунт булдырып шуңа кергәч, "Таткнигофонд" дигән баннерга төркәч, башка теркәлмичә шушы сәхифәгә кереп китү мөмкинлеге тудырабыз.

"Татар иле" дип аталган интернетта татар даирәсе булдыру кысаларында бара ул. "Татмедиа"га шундый эш бирелгән. Беренчедән, без татар китапларының электрон версияләрен эшләргә, икенчедән, "Татар иле"нә татар телендә нәрсәбез - бар барсын да бирергә тиешбез. Әйтик, без төшергән спектакльләр, кинолар, клипларны урнаштыру да карала. Икенче мәсьәлә дә килеп туа. Бу әйберләрне иҗат иткән авторлар белән гонорар түләү турында да сөйләшү һәм аларның автор хокукларын бозмау. Менә шул зур эшне киләсе елның җәенә беренче этабын тапшырырга тиешбез.

Китапларны бастыру һәм аларны электрон китапханәгә урнаштыруга килгәндә хакимияткә ошап бетмәгән, мисал өчен, сәясирәк китаплар, бу китапханәгә эләкмәскә дә мөмкин бит.

– Татар китап нәшриятендә нәрсә басыла - шуның гына электрон версиясе булдырылачак. Без былтыр 14 томлык татар классикларының әсәрләрен күрсәткән идек. Аларның бөтенесе булмаса да шактый өлеше ул китапханәдә бар. Гаяз Исхакыйның кайбер әсәрләрен табарсыз, әмма бөтен эзләгән әсәрләрне дә таба алмассыз.

Биргән соравым, дөньякүләм китапханә, ә "Таткнигофонд" турында түгел иде. Төрле телләрдә кытай, инглиз, япон һәм башкаларныкын да туплаган интернет чыганак турында иде. Менә алар арасында татар юк.

– "Татар иле" дигән контентның бер өлеше иң популяр татар язучыларының иң яхшы әсәрләрен инглиз теленә тәрҗемә итеп шул ук башка контент белән беррәттән интернетта урнаштыруны да карый. Бу мәсьәлә дә безнең алда тора. Аңа ирешү өчен күп булса, бер-ике ел вакыт бирелә. Шул арада башта мәдәният министрлыгы язучыларның исемлеген төзергә тиеш. Аннан әсәрләрне тәрҗемә итү һәм интернетка урнаштыру эше башкарылачак.

Хөкүмәткә якын булган язучылар бу исемлеккә эләгеп, ә халык бик яратып укый торган язучыларның әсәрләре читтә калмасмы?

– Юк, беренче чиратта классик әсәрләр урнаштырылырга тиеш. Ә классиклар, кызганыч, бөтенесе дә исән түгел. Халык арасында чын мәгънәсендә абруй казанган һәм әдәбият дәреслекләренә кергән китаплар урнаштырылырга тиеш.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG