Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 14:42

Кушма Штатларда яшәүче татар галиме, татар милли хәрәкәте активисты Вил Мирзаянов 10 декабрьдә Казанда сайлау гаделсезлекләренә протест белдергән студентларның тоткарлануына ризасызлык йөзеннән 2013 елгы Казан Универсиадасына бойкот игълан итәргә чакыра. Бу турыда мөрәҗәгатьне ул студентларның дөньядагы берничә оешмасына юллаган. Азатлык радиосы әлеге тәкъдим турында сөйләшү өчен Вил Мирзаяновка шалтыратты.


Сез әлеге мөрәҗәгатегезне кайсы оешмаларга юлладыгыз һәм нинди дә булса җавап бармы?

– Биш-алты оешмага. Америка кушма штатларындагы оешмаларга, Канадага, Германия, Англия, Австралия һәм Бөтендөнья студентлар берлегенә, ул Прагада урнашкан, шуларга мөрәҗәгать иттем.

Алардан, әлбәттә, җавап әле юк. Җавапны мин көтмим дә, чөнки андый эшләрдә бит инде алар үзләренең берлекләрендә кешеләр белән киңәшләшергә тиешләр, ниндидер нәтиҗәгә килергә тиешләр. Аңа вакыт кирәк.

Әмма эш җавапта дип санамыйм. Эш шунда, иң беренче бу Казан колониаль администрациясенең студентларны эзәрлекләвенә басым ясарга кирәк. Алар белсеннәр, үзләренең шундый мәрхәмәтсез рәвештә кеше хокукларын, студент хокукларын бозу дөнья күләмендә бервакытта да реакциясез калмаячак. Шуңа күрә, белеп торсыннар. Алар студентларны митингларга йөртмәү өчен митингка чыккан йөз студентны төрмәләрдә тотып төне буе аннан соң штрафлар салганнар. Бу мәрхәмәтсез Русия империясе күләмендә дә рекорд. Минемчә, Миңнехан, президент, Кремль тарафыннан куелган курчак йөзе белән җир сөрә. Ул шул эшне туктатсын.

Бу мин башлаган эш әлегә зурга китмәс. Аның нәтиҗәләре, яңадан шулай күтәреп чыгу ул мартта үтәчәк президент сайлауга бәйләнгән. Әгәр мартта Путин, караклар һәм жуликлар партиясенең башлыгы, тагын шулай халыкны алдаса, мин күтәргән бу инициативаның бик реаль булуы бар.

Вил әфәнде, сезнең инициативагыз, тәкъдимегез шактый үзенчәлекле тәкъдим. Казандагы студент оешмаларының уена ул әле килмәгән булырга да мөмкин. Казандагы студент оешмаларына мөрәҗәгать итеп карамадыгызмы? Чөнки бу тәкъдим беренче чиратта сездән түгел, алардан чыкса куәтлерәк булыр иде.

– Шулай, мин аны беләм. Әмма анда беркемнең дә андый эшкә барырга йөрәге җитмәячәк. Алар бер генә студент түгел, мин аларның берничәсен беләм. Сезнең Азатлык радиосы сайтыннан да беләм. Аларны тоталар да куалар. Шуннан соң ул студент нишләргә тиеш? Кая барып укырга тиеш, бу дөньяда укудан мәхрүм иткәчтен ул кая барырга тиешле? Шуңа күрә мин аларга мөрәҗәгать итеп булашмыйм. Аларны куркыныч астына салып, аннан соң миңа әйтерләр, кулын юды шуларның язмышы белән дип. Үзем бөтен гомеремне Русиядә үткәргәч, мин беләм аның нәрсә белән бетәчәген. Шуңа күрә юк, андый эшкә мин бармыйм.

Интернеттагы кайбер фикер алышуларда, әгәр дә бу тәкъдим чыннан да тормышка ашып, 2012 елгы универсиада булмый калса, бу татарларга зыянлы булачак дигән фикерләр дә бар. Бу турыда нәрсә әйтер идегез?

– Ул зыян – матди зыян. Әмма, татарга, татар яшьләренә шундый рухи басым ясап аларны туздыру, рухи туздыру – ул шушы матди зыянга караганда, һичшиксез, йөзәр, меңәр тапкыр күбрәк зыянлы. Шуңа күрә мин бу матди, экономик яктан отышларны, кеше хокукларын, студент хокукларын бозу, аларны рухи рәвештә юкка чыгару белән бергә чагыштыра да алмыйм. Иң мөһиме – яшьләрне, студентларны эзәрлекләү, рухи рәвештә юкка чыгару туктатылырга тиеш. Нинди инде ул Казанда ирке үлгән студентларның бәйрәмен үткәрү? Төньяк Кореяда аны үткәреп буламы? Булмый. Аны һәрбер кеше аңлый. Ә Казан бит хәзер аннан ерак китмәде. Бер генә шәһәрдә дә йөз студент, яшүсмерне, Русиядә дә кулга алмадылар. Шуңа күрә Казанны бөтен дөньяның карачкысы итүне, Миңнеханов тарафыннан, ул эшне туктатырга кирәк. Аны туктатып була тик шушы басым белән генә. Мирзаянов әйтүе белән генә, студент инициативасы белән генә, әлбәттә, Универсиаданы туктатмаячаклар. Әмма бу эшләр дәвам итсә, мин моңа шикләнмим.

Бу мәсьәләне күтәреп чыккач, бәлки инде сез аны өйрәнгәнсездер дә. Тарихта шундый үрнәк бармы, студентларны эзәрлекләүләргә, студентларның начар хәленә ризасызлык белдерү нәтиҗәсендә Универсиаданың булмый калганы? Яки аның берәр тәэсире, үзгәрешләргә китергәне бармы?

– Универсиада буенча тарихта мин андый паралельләрне белмим. Әмма, Русия Әфганстанга бәреп кергәчтен, 1980 елгы Олимпия уеннарына бойкот игълан иттеләр. Анда олимпик уеннарны инде туктатмадылар. Әмма аның әһәмияте юкка чыкты. Чөнки анда көнбатыш илләр, Америка катнашмады. Менә шундый бойкот коммунистларны төп башына утыртты. Мин ул вакытта Мәскәүдә идем, аны беләм. Шуңа күрә Универсиаданы да туктату бик ихтимал. Универсиаданы гына түгел, Сочидагы уеннарга да бойкот игълан итү бик ихтимал.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG