Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 20:25

“Татарстан” белән “Ак барс аэро” кушылуга таба юл ала


“Ак барс аэро” башлыгының стратегик үсеш урынбасары Әхсән Гиниятуллин “Татарстан” һава ширкәте” ачык акционерлык җәмгыятенең җитәкчесе итеп билгеләнде.

Моңа кадәр “Татарстан”ның башлыгы булып эшләгән Руслан Шакиров шул ук ширкәттә башкарма мөдир вазифаларын башкарачак. “Ак барс аэро”ның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Русиядә һава ширкәтләрен эреләштерү сәясәте алып барылганга һәм федераль, халыкара дәрәҗәдә дә республиканың көндәшлеккә ия һава ширкәте булсын өчен әлеге карар кабул ителгән.

XS
SM
MD
LG