Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 08:47

“Ак барс аэро” башлыгының стратегик үсеш урынбасары Әхсән Гиниятуллин “Татарстан” һава ширкәте” ачык акционерлык җәмгыятенең җитәкчесе итеп билгеләнде.

Моңа кадәр “Татарстан”ның башлыгы булып эшләгән Руслан Шакиров шул ук ширкәттә башкарма мөдир вазифаларын башкарачак. «Ак Барс» холдинг ширкәте» ачык акционерлык җәмгыяте белдерүендә, әлеге карар Русиядә һава ширкәтләрен эреләштерү сәясәте алып барылганга һәм федераль, халыкара дәрәҗәдә дә республиканың көндәшлеккә ия һава ширкәте булсын өчен кабул ителгән. Бу хәлне республиканың ике эре һава ширкәтен берләштерүгә беренче адым дип тә бәяләргә мөмкин.

22 декабрь көнне «Ак Барс» холдинг ширкәте генераль директоры Иван Егоров «Татарстан» һава ширкәте хезмәткәрләре белән очрашты. Ул бу очрашу вакытында холдингның алга таба «Татарстан»ның төп акционеры булачагын белдерде. «Ак барс аэро» хиссәләренең 97%-ы әлеге холдингка карый.

Егоров сүзләренчә, ике ширкәтне кушу турында фикерләшүләр күптән бара, әмма бу вакыйга озакка сузылган киләчәктә булачак.

«Казан авиаширкәте» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Магомед Закаржаев, Гиниятуллин бу урынга ике авиакомпанияне кушканда «каты контрольдә тоту» өчен билгеләнгән, дип белдерде.

Бизнес Online хәбәр итүенчә, 22 декабрьдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин Мәскәүдә Росавиация җитәкчесе Александр Нерадько белән очрашкан.

Ике ширкәт берләшкәч «Татарстан» дигән исем калачак дигән хәбәрләр дә бар.

21 декабрь көнне Миңнеханов журналистлар белән очрашкан вакытта ике һава ширкәтенең кушылачагын кире какмаган иде.

“Чынлыкта, бер базарда безнең ике һава ширкәте көндәшлектә, бу көндәшлек хәлебезне генә авырлаштыра. Ширкәтләр кушылачак. Росавиация аларның санын киметә. Юлчылар алдында үз йөкләмәләрен үтәүче һәм имин очышлар тәэмин итүче эре һава ширкәтләре кирәклеге белән мин килешәм. Шуны истә тотып, мөгаен, ширкәтләрне берләштерербез”, диде Миңнеханов.

Соңгы вакытта “Татарстан” һава ширкәтенең җитешсезлекләре еш булгалап торды. Чит илләрдәге һава аланнарына юлчыларны алырга вакытында бармаган, хәтта, мисал өчен Прагага, бөтенләй килмәү очраклары да булды. Техник җитешсезлекләре, пилотларының инглиз телен бик үк яхшы белмәве белән дә халыкара һава киңлекләрендә үзен сынаткан иде.

Европада очышлар иминлеген күзәтүче оешма тикшеренүләрдән соң “Татарстан”га уңай бәя бирмәде. 2011 елның ноябрь башында Росавиация “Татарстан” һава ширкәте очкычларына Европага чартер очышларына баруны тыйган иде.

23 декабрь көнне Росавиация бу чикләүне кире алды.

XS
SM
MD
LG