Accessibility links

Медведев Федераль җыенга юлламасында сәяси реформалар тәкъдим итте


Дмитрий Медведев
Дмитрий Медведев
Русия президенты Дмитрий Медведев Федераль җыенга еллык юлламасында илнең сәяси төзелешен үзгәртердәй тәкъдимнәр белән чыкты.

Алар арасында – төбәкләрдә губернаторларны анда яшәүчеләр сайлау, фиркаләрне теркәүне гадиләштерү, Дәүләт думасына сайлауда бер мандатлы бүлгеләр булдыру һәм президент сайлауда катнашу өчен намзәтләргә кимрәк имза җыю да бар.

Аннан да кала Медведев вәкаләтләрне төбәкләр файдасына яңадан бүлешергә һәм түрәләр чыгымнарын контрольгә алырга тәкъдим итте. Медведев иҗтимагый телевединие кирәклеген дә аерып әйтте.

Дәүләт башлыгы буларак соңгы юлламасында Дмитрий Медведев үзенең президентлыгына нәтиҗә ясады, Русиянең икътисади үсеш проблемнарына, халыкара сәясәт һәм иминлеккә дә тукталды.
XS
SM
MD
LG