Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 02:59

Оппозиция: Жаңаөзендә тоткарланганнар газаплауларга дучар булырга мөмкин


Казакъстандагы оппозиция Жаңаөзен шәһәрендә узган атна ахырында булган тәртипсезләрдә токарланганнар газаплауларга дучар булырга мөмкин дип белдерә. Алар янына адвокатларны кертмиләр.

Халыкара хокук яклау оешмасы Human Rights Watch та Казакъстан хакимиятеннән тоткарланганнар газаплауга дучар дигән хәбәрләрне тикшерүне таләп итте. Рәсми мәгълүматларга күрә, 70-ләп кеше тоткарланган.

Республика баш прокуратурасы белдерүенчә, тәртипсезлекләрдә катнашучылар арасыннан һәлак булучылар саны 16-га җиткән, йөзләп кеше яраланган. Хокук яклаучылар һәлак булучылар күпкә күбрәк дип белдерә.

Пәнҗешәмбе көнне Казакъстан президенты Актауга килде. Актауда нефть ширкәтеннән чыгарылган эшчеләр җыела. Хакимият тәртипсезлекләрне алар чыгара дип саный. Әмма ул элекке нефтьчеләр каршылык чаралары үткәрми. Назарбаев Жаңаөзенгә дә барырга мөмкин, дип хәбәр ителә.

XS
SM
MD
LG