Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 11:47

Медведев президент буларак Федерация җыены алдында соңгы тапкыр чыгыш ясап сәяси үзгәрешләр вәгъдә итте.

Бүген Дмитрий Медведев Русия президенты вазифасында соңгы тапкыр Федерация җыены алдында чыгыш ясап депутатларга киңәшләрен бирде, илдә соңгы вакыйгаларга үз карашын белдерде.

Президентлыгының соңгы айларында Медведев шактый зур сәяси үзгәрешләр ясап өлгерергә тели. Киләчәктә дәүләт думасының яртысы – 225 урынга намзәтләр бер мандатлы бүлгеләрдән сайланачак. Президент фикеренчә, хәзерге вакытта думада кайбер төбәкләрнең вәкилләре бөтенләй юк һәм бу кабул ителерлек хәл түгел.

Федераль җыен президент сүзен тыңлый

Федераль җыен президент сүзен тыңлый

Үзәк сайлау комиссиясенә күбрәк фирка вәкилләрен кертү, Русия президентлыгына намзәт булыр өчен кирәк булган имзалар санын 300 меңгә, парламентка кермәгән фиркаләр өчен 100 меңгә кадәр киметү – Медведев алдагы айларда менә шундый кануннарны кабул итәргә җыена.

"Русия ватандашларына илнең сәяси тормышына катнашырга ирек бирергә, губернаторларны үзләренә сайларга мөмкинлек тудырырга кирәк", диде президент.

Аның ярдәмчесе Аркадий Дворкович, "төбәк башлыкларын сайлау 2012 елда ук кире кайтарылырга мөмкин, моның өчен ике канун өлгесе әзер инде", дип өстәде.

Кичә генә дәүләт думасы рәисе итеп сайланган, аңарчы президент хакимияте башлыгы булган Сергей Нарышкин, "Медведевның мондый кәефе Мәскәүдә Сазлык мәйданында булган каршылык чаралары белән бәйле түгел", диде.

“Әлеге канун өлгеләре һәм сәяси үзгәрешләр инде 2011 ел барышында ук әзерләнде,” диде Нарышкин.

Медведев, "бюджетны бүлгәндә үзгәрешләр булачак, табышның зуррак өлеше төбәкләргә калачак", диде. "Дәүләт хезмәтендә булучыларның акчаны ничек тотуларын күзәтү артачак, дәүләт оешмалары белән коммерция ширкәтләре арасында сәүдә эшләре киметеләчәк", дип өстәде президент.

Медведев шулай ук Бөтенрусия җәмәгать телевидениесен булдыруга аерым тукталды. "Яңа телевидение инде эшләгән каналларның берсе нигезендә оештырылачак", диде президент.

"Хаос түгел, демократия кирәк..."

Үз сүзен президент быел чагыштырмача кыска тотты, чыгышы бер сәгать тә өч минут дәвам итте. Узган ел ул 100 минут сөйләгән иде. Әмма быел Медведев үз чыгышын ниндидер читтәге көчләргә янаудан башлады.

"Без провокатор һәм экстремистларга Русияне үзләренең кара эшләренә җәлеп итәргә юл куймаячакбыз, шулай ук тыштан да Русия эшләренә тыкшынуны туктатачакбыз”, диде Медведев.

Аннары президент илнең кризистан чыгуы һәм дөньядагы икътисады зур илләр арасында алтынчы урында булуын әйтте.

Медведевның вәгъдәләре бик өметле күренсә дә, белгечләр бик шатланмаска чакыра.

Сәясәт белгече Александр Кынев

Сәясәт белгече Александр Кынев

"Демократизация дип хәзердән дә авыррак бер система әзерләнә", ди “Голос” исемле сайлаучылар хокукларын яклау оешмасы белгече Александр Кынев.

“Бу үзгәрешләр уенын уйнау гына, тәкъдим ителгән үзгәрешләр хәзер булган системаны тагын да катлауландырачак. Губернатор сайлауларына килгәндә, Путин халык белән туры эфирда аралашканда, сайлауга президент хуплаган намзәтләр чыгарылачак, дигән иде. Күрәсең, шундый тавыш бирү турында сүз бара”, диде Кынев.

Премьер Путин исә Медведев әйткән һәр сүз белән килешеп, башын селкеп утырды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG