Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 07:09

Брежневның, Сталинның туган көннәре, ФСБ һәм энергетикларның һөнәри бәйрәмнәре, елның иң кыска көннәре, иң озын төннәре үткәндә, Идел-Урал төбәгендә кышкы тынлыкның әсәре дә юк.


Декабрьнең соңгы көннәрендә карга баткан Казан каласы төрле сәяси һәм иҗтимагый вакыйгалар уртасында кайный. Иран сәфәреннән кайткан Рөстәм Миңнеханов 2-3 көндә берьюлы 4 район, шәһәр башлыгын алыштырып куйды.

Президентлар, губернаторлар Казанга юнәлә

Җомга көнне, 23 декабрьдә, Казанда Идел буе бүлгесе төбәкләренең иң зур җитәкчеләре, Русия хөкүмәте, федераль казначей хезмәте вәкилләре катнашлыгында бюджетара хезмәттәшлек буенча мөһим киңәшмә булачак.

Татарстан башкаласына Башкортстан, Удмуртия, Мари Иле, Чуашстан, Мордовия республикаларының, Оренбур, Самар, Ульяновски, Пенза, Сарытау һәм башка өлкәләренең башкарма хакимият башлыклары киләчәк.

Башка елларда үзәктән төбәккә вәкаләтләр бирү иң беренче чиратта төрле социаль мохтаҗлыкларны төбәкләр җилкәсенә өю, җиңел җыелучы салымнарны үзәккә озату гадәткә кергән иде. Бу юлы бюджетара мөнәсәбәтләр көянтәсе кем сыртына насыйп булыр – билгесез.

“Яңа ел алдыннан баш кисү”

Казандагы бер электрон газет район башлыкларын алыштыруны “Миңнехановның Яңа ел алды җәзалары” дип атады. Җәзаның да ниндие бит! Баш кисү.

Берьюлы 4 районда: Тәтештә, Ютазыда, Азнакайда һәм Менделеевскида район башлыклары алыштырылды. Алар белән бергә бәйге нигезендә сайлап куела торган башкарма комитет рәисләре дә эш урыныннан китте.

Шунысы мөһим, 8 түрәнең һәркайсы үз теләге белән, ягъни гариза язып, Яңа елга кадәр үк күнегелгән кәнәфидән баш тартты. Азнакай башлыгы Рәфис Галиев “Татнефть” идарәсенә башка эшкә күчә. Соңгы айларда аңа президент чыбыркы шартлатып, янап торды.

Май аенда ук Миңнеханов коррупция, дәүләт милкен куллану турында сөйләшкәндә, Азнакай районы башлыгыннан аңлату һәм аклану таләп итте. Шунысы да кызык, Азнакай, Тәтеш, Менделеевски районнарында сыерлар саны кимеп бара икән. Мөгезле терлекләр суела һәм шушы районнарда сөт саву кими.

Тәтештә уртача эш хакы түбән. Ширкәтләрнең 29%ы зыянга эшли. Менделеевскида чит ил белгечләре торырга тиешле 275 фатирлы йорт төзелеп бетмәгән. Миңнеханов җитәкчелегендә Япония һәм Кытай белгечләре белән бергә башкарыласы проектка зыян килә.

Азнакайда сыерларның саны 1,5 меңгә кимегән. Ә гомуми сөт саву, ни гаҗәп, 10 тоннага арткан. “Сезгә Австралиядән сөтле сыерлар кайтартмадык, бугай?” дип шикләнде Рөстәм Миңнеханов. Кыскасы, Азнакайда хакимият үзгәрә.

Шушы нефтьле якның башлыгы итеп, элек Ютазы районын җитәкләгән Марсель Шәйдуллин күчерелә. Үз теләге белән эшеннән киткән Таһир Харматуллин урынына Менделеевскига элек Түбән Кама районында эшләгән, заманында Татарстанның кече һәм урта эшкуарлык комитетын җитәкләгән Игорь Привалов куелды.

Кадрлар мәсьәләсен хәл иткәндә, мөгезле-эре маллар үрчетү һәм сөт савудан бигрәк соңгы Дума сайлаулары нәтиҗәләре исәпкә алынган. Бөтен республикада хакимият фиркасе 78% тавыш җыйганда, Азнакайда бу сан 60%ка да җитми, ә КПРФны яклаучылар саны монда теләсә нинди район, шәһәрне узып киткән – 25%ка җиткән.

Башлык алыштыруның төп сәбәбе – яңа президент Рөстәм Миңнехановның бөтен нәрсәне дә тиз һәм җитез башкаручыларны гына яратуы, диләр.

Шәһәр, район башлыкларын чистартуның икенче дулкыны Югары Ослан районы башлыгы Александр Тимофеевны ришвәт алган өчен эшеннән бушату белән башланып китте. Хәзер инде президент алышынганнан соң үз урыннарын саклаган район-шәһәр башлыклары бик аз калды.

Кайбер журналистлар мондый үзгәрешләрне кадрларны саклау турында Миңтимер Шәймиев белән килешенгән чорның үтеп китүе белән аңлата. Президент Рөстәм Миңнеханов торган саен мөстәкыйльрәк хәрәкәт итә, үзе теләгәнчә эшләргә омтыла. Ахыры ничек булыр...

Шәрип Шәймиевне сагыну

Миңтимер Шәймиев хәзер сәяси белдерүләр ясамый, мөнбәрләрдә, президиум өстәлләре артында сирәк күренә. Шимбә кичендә ул “Татар җыры-2011” гала-концертына барды, ә сишәмбедә Актаныш районына, туган авылы Әнәккә барып кайтты. Монда Шәймиев үскән йортта аның әтисе Шәрип Шәймиевнең музее ачылган.

Биредә колхоз җитәкләгән өлкән Шәймиевне авылдашлар хәзер дә яхшы хәтерли. Ул гадел һәм көчле җитәкче булган. Шәрип Шәймиевкә багышланган “Сагыну” китабы белән таныштыру йоласы зурлап үткәрелде. Нәбирә Гыйматдинова әзерләгән бу китап туенда киң җәмәгатьчелек, мәдәният, сәнгать хезмәткәрләре дә катнашты.

Яңа федераль инспектор

Марсель Галимәрданов Русия президентының Идел буе бүлгесендә эшләүче һәм Татарстан буенча иң беренче баш федераль инспектор булган иде. Актаныш районында туып үскән һәм чик буе гаскәрләре генералы дәрәҗәсенә ирешкән Галимәрданов быел Дәүләт думасына сайланды.

Аның урынына яңа кеше – элек Удмуртиядә баш федераль инспектор булып эшләгән Рөстәм Идрисов килде. Ул Ульяновскида туган, эчке эшләр органнары системасында эшләгән, Петербурда милиция институтында укыткан, төрле дәрәҗәле урыннарда җаваплы эш башкарган, хокук фәннәре докторы.

Дәүләт Думасында татарлар күпме?

Дәүләт Думасына үткән депутатлар исемлеге басылып чыкты. Коммунистлар, “Гадел Русия”, ЛДПР партияләреннән кергән депутатлар арасында татар яки башкорт фамилияләре күренми. Бары тик “Бердәм Русия” дип аталган аючылар арасында гына татарлар күзгә ташлана.

Элек Грызловның беренче урынбасары булып эшләгән Татарстан депутаты Олег Морозов хәзер спикерның “гади” урынбасары булачак, диләр. Комитет рәисләре арасында хәзергә милләттәшләр күренми. Бары тик Дәүләт Думасы эшен оештыру һәм регламент комитеты җитәкчелегенә “единорос” Илдар Габдрахмановның тәкъдим ителүе игътибарны җәлеп итә.

Әлеге зур дәрәҗәгә ирешкән Габдрахманов 1947 елда Баулыда туган, Мәскәүдә Губкин исемендәге нефть институтында укыган, Дәүләт Думасына Ерак Шәрык төбәгеннән депутат итеп сайланган. Моңа кадәр дә ул Дәүләт Думасының бюджет комитетында эшләп, нефтьчеләр һәм Ерак Шәрык мәнфәгатьләрен яклаган иде.

Иске йортларны яңадан кору

Ышанасызмы, юкмы – Татарстан президенты Казандагы агач йортларны тергезү турында махсус киңәшмә үткәрде. Борынгы архитектура һәйкәлләре, элекке заманнарны искә төшерүче матур агач биналар шәһәр үзәгендә бетә язган.

Бу мәсьәләне күтәргән Олеся Балтусева агач йортлар турында мәгълүмат әзерләп, киңәшмәдә катнашучыларга тәкъдим иткән. Әле күптән түгел генә, Казанның 1000 еллыгы алдыннан, агач йортлар да, кирпеч биналар да күз ачып йомганчы юкка чыга килде.

Тельман урамы 23 йорт ишегалды

Тельман урамы 23 йорт ишегалды

Хәзер инде кайбер мәхәлләләрдә тарихи йортларны элекке фоторәсемнәр нигезендә яңадан төзү мәсьәләсе куела. Бу эштә урман хуҗалыгы хезмәткәрләре дә катнашырга тиеш.

Әгәр дә мондый киңәшмә берничә ел элек оештырылган булса, Казанның кыяфәте бөтенләй башкача булыр иде. Соңгы елларда, шәһәр башлыгы итеп Илсур Метшин куелгач башланган кайбер төзелешләр дә эч пошырырлык.

Элекке йортлар сүтелгәннән соң, үзәктә, бигрәк тә Казансу буендагы чокырларда, бер-берсе өстенә аварлык итеп, яңа күпкатлы йортлар күтәрелгән. Башта бер йорт төзелә, аның янына, балалар мәйданчыгы яки автомашина тукталышы урынына, яңадан тагын бер шундый ук йорт төзелә.

Тельман урамындагы 23нче йортның ихатасына кереп, элекке “тыныч”, агач йортлы чокырга күз салсаң, каршыда берьюлы дистәгә якын өр-яңа, тугызар катлы йортлар, фундамент чокырлары күрәсең. Мондый җирләрдә агач йортларны тергезү мөмкин түгел, әлбәттә.

Яңа туган баланы үтерү

Соңгы көннәрдә җәмәгатьчелекне тетрәндергән вакыйга Арча районында булды. Ләйсән исемле яшьрәк кенә ханым алтынчы баласын тапкач, чүпрәккә төреп, чардакка мендереп яшереп куйган. Хәзер аны яңа туган баланы үтергән өчен гаеплиләр.

Күршеләре әйтүенчә, йортлары чиста, гаиләләре тыныч булган. Күптән түгел генә бу ханымга күп балалы аналарга бирелә торган медаль тапшырылган. Алтынчы бала булып туган бәбиен үтерергә нәрсә этәргән аны? Ләйсән ханым бу хәлне башкачарак аңлата.

Дөрес, аның балага узганын һәм бәби көткәнен авылдашлары, хәтта ире дә белмәгән. Хәзер инде элек талашкан ире белән яңадан дуслашкан хатын бергәләшеп акланырга тырыша, мәхкәмә эшләреннән ничек тә котылырга, яңадан бәбиләр алып кайтырга теләвен әйтә. Кеше күңелендәге хисләрне, ниятләрне, фаҗигаларның сәбәпләрен аңлау чыннан да бик авыр шул.

Ирек Мортазин эше Мәскәүдә каралачак

Бер ел элек журналист Ирек Мортазин Мамадыш районындагы колония-биләмәдән чыгарылган иде. Ул үзенең гаебен танымаса да, билгеләнгән мөддәттән 7 айга иртәрәк иреккә чыгарылды. Элек Татарстан президентының мәгълүмат үзәген, республиканың телерадиокомпаниясен җитәкләгән Ирек Мортазин интернетта Татарстан җитәкчелеген гаепләгән өчен социаль нәфрәт кузгатуда гаепләнеп, биләмә-колонияга хөкем ителде.

Ирек Мортазин

Ирек Мортазин

Иреккә чыкканнан соң Мортазин Мәскәүгә күчеп, “Новая газета” хәбәрчесе булып эшли башлады. Ул үзенең эшен яңадан карау турында шикаятен Русиядәге кеше хокукларын яклау оешмасы вәкиле Владимир Лукинга җибәргән. Ә Лукин Русиянең Югары мәхкәмәсенә Ирек Мортазин эшен яңадан карарга сорап мөрәҗәгать иткән.

Хәзер Русия Югары мәхкәмәсе 17 томлык Мортазин эшен Мәскәүгә соратып алды. Адвокат Юрий Зак тиктомалга җинаять эшен Мәскәүгә соратып алмыйлар дип саный. Ул, Мортазин эше яңадан каралып, бәлки мәхкәмә карары юкка чыгарылыр, дип өметләнә.

Ирек Мортазин үзенең иртәме-соңмы акланачыгына ышана. Әгәр дә хөкем итү карары үзгәртелсә, ягъни Мортазин акланса, ул киләчәктә Казан мэры яки Русия президентын сайлау кампаниясендә катнашу мөмкинлеге туар, дип фаразлый.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG