Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 13:52

Казанның тарихи йөзен саклаучылар быел актив эшчәнлек алып барды. Ел ахырында алар да нәтиҗә ясады.


Соңгы елларда Казан милли йөзен югалта барды. Тарихи һәйкәлләр җимерелде, яндырылды, алардан бушаган җирләр кыйммәткә сатылды, үзәктә бернинди архитектура кыйммәте булмаган төзсез, пыяла биналар пәйда булды.

Үзәктә тарихи урынын сатарга дигән фәрманга кем имза куйган, яңа хуҗасы кем, моңа хокукы бармы-юкмы, үзара алыш-биреш ничә сумга төште, тарихи мирас исемлегендә булган биналар ни рәвешле архитектура һәйкәле булудан туктады – барысы да яшерелеп килде.

Җимерелүгә түрәләр дә “Аллаһ әкбәр” дип, күз йомып килде. Шул рәвешле Болгар номерларына да, Банарцев йортына да ясин чыгарылды. Иске Татар бистәсендә менә-менә җимереләм дип үз җеназасын тагын дистәләгән биналар көтеп тора.

"Түрәләр халык авазына колак салды"

Әгәр дә башкаланың язмышына битараф булмаучылар, шәһәрнең тарихи йөзен саклап калучылар тупланып, актив эшчәнлек башламаса һәм Рөстәм Миңнехановны җимерелә барган Казан буйлап җитәкләп йөртмәгән булсалар, үзәкнең юкка чыгуы шулай ук дәвам итәр иде.

23 декабрьдә узган матбугат очрашуында Татарстан президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова “без кимендә тарихи урыннарда барган төзелешне вакытлыча булса да тукта алдык”, диде.

Гап-гади журналист һәм экскурсовод булып эшләүче Олеся бу юлы түрә буларак сорауларга җавап бирде.

“Мин бу урында утырырга гадәтләнмәгән, үземне уңайсыз хис итәм. Гадәттә, мин дә сораулар бирә идем. Бу вазифада ике ай эшлим, зур нәтиҗәләр белән мактана алмыйм, ләкин иң мөһиме, без бу проблемны дәүләт дәрәҗәсенә күтәрдек, аның җитдилегенә инандыра алдык. Дәүләт җитәкчеләренең Казанның тарихи йөзен саклауда принципиаль һәм тәвәккәл эш итәчәгенә ышанам.

Конструктив сөйләшү, аңлашу бар, Мәскәүдә “Культура Москвы”, “Стратегия сохранения наследия Санкт-Петербурга” дигән махсус программалар кабул ителде. Бездә дә бу эшләр тормышка ашар дип өметләнәм.

Шушы көннәрдә Казанның агач йортларын саклауга багышланган киңәшмә узды. Казанда алар күп түгел, сакланганнары арасында искитәрлек шедеврлар да шактый дип әйтеп булмый, ләкин булганнарын сакларга, җимерелгәннәрне яңадан тарихи йөзендә төзергә әмер бирелде”, диде Балтусова.

Татар бистәсенә чират җитәрме?

Агачтан төзелгән йортлар төзекләндереләчәк дигәннән, ниһаять, Каюм Насыйри урамында торган Шиһабетдин Мәрҗани яшәгән йортка да чират җитәр дигән өмет бар. Каршында кайчандыр яндырылган Мулин утары да яңадан төзеләчәк дип әйтелде.

Шулай ук түрәләр Юныс мәйданындагы Бәхтиев утары да Казан халкына кайтарылачак дип вәгъдә итте. Бу агачтан ясалган архитектура һәйкәле Казанның меңъеллыгы алдыннан яндырылып, көлгә әйләнде.

“Шулай ук Париж Коммунасы урамындагы 18нче йорт, Киров районының Гладилов урамындагы 46нчы йорт та төзекләндереләчәк. Ә Мәрҗани урамындагы 8нче йорт бинасын, гомумән, "татар йорты" музее итеп оештырырга дигән карар бар.

Әлбәттә, агач йортлар Казан белән генә чикләнми, алар Татарстан буйлап та шактый. 2013 елга кадәр без барлык көчебезне Казанның тарихи үзәген, милли йөзен саклауга куячакбыз, аннары бу эш районнарда да башкарылачак”, дип сөйләде Татарстан Мәдәният министры урынбасары Светлана Персова.

"Намуссыз төзүчеләргә шелтә ясалды"

Казан җәмәгатьчелеге Казанның тарихи үзәген булса да сакларга кирәк дип шау-шу куптаргач, Рөстәм Миңнеханов һәрбер тарихи йорт урынында төзелешне тикшерергә, хуҗаларын җавапка тартырга дип әмер бирде. Үзәктә яңа йорт төзелә икән, яңа биналарның тышкы өлеше булса да Казанның милли йөзен чагылдырырга, бу игътибарга алынырга тиеш дип әйтелде.

Казан башлыгының урынбасары Руслан Шакиров сүзләренчә, Казанда 121 төзелеш туктатылды, хуҗаларына биналарның тышкы өлешләренең тарихи йөзен саклау таләпләре куелган.

70 бинаның төзелеше дәвам итәчәк, 45енә проектны үзгәртергә, башкача төзергә тәкъдим ителгән. 6 инвестор төзелештән баш тартканы ачыкланды.

"Болгар номерлары" язмышы ничек хәл ителде?

Казанның милли йөзен саклау дип әйткәндә татарның авырткан җире – ул җимерелгән Болгар номерлары. Аның бинасын яңадан күтәрү эше бара, ләкин җәмәгатьчелек аның ни рәвешле булачагына ризасызлык белдерде.

Беренчедән, тарихи бинаның элекке проекты исәпкә алынмыйча аңа өстәмә катлар төзелде, икенчедән, аның артында “пыяла” бизнес үзәк булачагы ачыкланды.

“Болгар номерларының яңа проектында 7 кат иде, ләкин бу мәсьәләдә без уртак тел таба алдык, 2 кат алыначак, бина 5 катлы итеп калачак. Арттагы бизнес үзәк шулай калачак”, диде Руслан Шакиров. Димәк, алдан әйтелгәнчә ул кире сүтелмәячәк. Шулай да Казанның баш архитекоры Татьяна Прокофьева "бу эштә әле нокта куелмады, соңгы проект имзаланмады", диде. Баш архитектор "бу эштә ике якны да килешетерер өчен юридик документларны яңартасы бар, үзәкне тулаем төзү документлары да юк" дип әйтте.

Казан түрәсе бик илһамланып сөйләде, намуссыз төзүчеләрнең койрыкларын боралар, имеш. Анысы да бардыр, ләкин халык алдында әле бер генә дә ширкәт башлыгын эт итеп сүкмәделәр. Ә урыс әйтмешли, бер генә “показательная порка” булса, башкаларга сабак булыр иде.

Казанның тарихи йөзен сакларга кирәк дигән вакытта, Казан Кирмәненә терәп Батурин һәм Маркс урамнары киселешендә катлы паркинг төзи башладылар, археологлар тарафыннан ул җирлҗрне казу эшләрен алып бару турында сүз дә юк, аларны якын да китермәделәр.

Руслан Шакиров бу хакта: “Бу төзелештә хилафлыклар юк, ул дәвам итә. Аннары ул Казанның йөзен боза дип әйтмәс идем, катлы дисәк тә, аның зур өлеше җир астында булачак, ул ямьсез итеп калкып тормаячак”, диде.

"Казан үзәге музей түгел"

Казан хакимияте түрәсе авызыннан “Казан үзәген музейга әйләндерергә кирәкми. Шәһәрнең үзәгендә тормыш кайнап торырга тиеш, заманча архитектураның да яшәргә хокукы бар”, дигән сүзләр дә ычкынды.

Матбугат очрашуында журналистлар шулай ук күп еллар дәвамында төзекләндерү көткән Бауман урамындагы “Казан” кунакханәсе, Кремль урамындагы “Александр пассажы”, җимерелгән Банарцев йорты язмышлары турында да сораулар яудырды.

“Барнәрсәне берьюлы эшләп өлгереп булмый, ләкин алар да төзекләндереләчәк. Күрәсең, шәһәрнең тарихи йөзен саклау проблемасын киң җәмәгатьчелеккә чыгаргач, инвесторлар үзләре дә активлашты. Мәсәлән, Мәрҗани урамындагы 4 санлы йортны яисә Бауман урамының 27нче йортын төзекләндерү өчен 8 гариза бирелде”, дип өметләндерделәр.

Инвесторларның барысы да намуссыз эш итә дип әйтү дәрес түгел. Уңай мисаллар да бар. Мәсәлән, Кекин йорты, Шаляпин кунакханәсе, Ульянов, Горький урамындагы биналар.

“Азатлык” радиосы татар кешесенең Нариман урамындагы элеккеге милли типография урнашкан бинаны сатып алып, аны төзекләндерү эшен башлап җибәрүе турында язды. Өметсез шайтан диләр, бәлки, Универсиада кунакларын Казаныбыз үзенең милли, тарихи йөзе белән каршы алыр.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG