Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран президенты Әрмәнстанга килде


Иран президенты Мәхмүт Әхмәдиниҗат Әрмәнстан башкаласы Ереванга килде. Ул Әрмәнстан президенты Серж Саргасян белән ике ара сәүдә-икътисад хезмәттәшлекне үстерү турында сөйләшә.

Ике дәүләт чиге буеннан аккан Аракс елгасында гадроэлектростанция төзү турында да килешү имзаланыр дип көтелә.

Әрмәнстан күршеләре Төркия һәм Азәрбәйҗан белән озакка сузылган киеренкелектән соң Иран белән мөнәсәбәтләрен ныгыта башлады. Ике ара сәүдә соңгы өч ел эчендә 67 миллион долларга үсте.
XS
SM
MD
LG