Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 19:31

Париж Анкараны дипломатик низагны күпертмәскә чакырды


Франция Төркияне тынычлыкны сакларга һәм дипломатик низагны күпертмәскә чакырды. Франция парламентының түбән пулаты Госманлы империясе вакытында әрмәннәр геноцидын танымауны җинаять җәзасына тарту турында канун өлгесен хуплагач ике ил арасында низаг туган иде.

Җомга көнне Төркия премьер-министры Рәҗәп Эрдоган Францияне элекке колониясе Алжирда яшәүчеләрне күпләп үтерүдә гаепләде. Француз колонизаторлары алжирларны пичләрдә яндырган дип белдерде.

Төркиянең Франциядәге илчесе җомга көнне ватанына кайтып китте.

Чәршәмбе көнне Анкара Франция белән сәяси һәм хәрби мөнәсәбәтләрне туктатуын хәбәр итте.

Франциядә канун өлгесе Сенатка тапшырылачак, әлеге документ язмышы билгесез, дип хәбәр ителә.

XS
SM
MD
LG