Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 10:56

Каһирәдә күп меңнәрчә кеше хәрби хакимияткә протест белдерү чарасына чыкты


Каһирәдәге протест чараларының берсе

Каһирәдәге протест чараларының берсе

Каһирә үзәгендәге Тәхрир мәйданында берничә мең кеше, полиция демонстрантларны көч кулланып бастырганга, протест чарасына чыкты. Бу чара “Намусыбызга кайтыйк һәм инкыйлабыбызны саклыйк” дигән шигарь астында үтте. Чарада катнашучылар хәрбиләрдән хакимиятне сивиль хөкүмәткә тапшыруны таләп итте.

Полиция белән активистлар бәрелешенең яңа дулкыны узган атна ахырында башланган иде. Иминлек көчләре хөкүмәт бинасы каршында тыныч рәвештә утырып үткәрелгән демонстрацияне куып таратты. Бу протест чарасында катнашканнарны, шул исәптән хатын-кызларны да җәберләү турында язмалар интернетка куелгач, җәмәгатьчелекнең ачуын чыгарды.

Мисырдагы эре фирка булган “Мөселман-кардәшләр”, илдәге праламент сайлауда алда бара, алар бу протест чараларында катнашмый.

XS
SM
MD
LG