Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда Медведев юлламасына карашлар төрле


Русия президенты юлламасына Башкортстан түрәләре уңай бәя бирде.
Русия президенты юлламасына Башкортстан түрәләре уңай бәя бирде.

Русия президенты Дмитрий Медведевның еллык юлламасы Башкортстанда төрле фикерләр уятты. Кемнәрдер андагы сүзләр чынга ашмас дип уйлый, ә кайберәүләр ил җитәкчеләре халыкның ризасызлыгын күреп үзгәрергә мәҗбүр булачак, дип белдерә.


Дмитрий Медведевның еллык юлламасында әйтелгән фикерләр Башкортстанда аз гына булса да сәясәт белән кызыксынган халык арасында игътибар үзәгендә кала. Президентлыктан китү алдыннан шактый демократик рухлы чыгыш ясаган һәм сәяси үзгәрешләр вәгъдә иткән Дмитрий Медведевның юлламасына Башкортстан түрәләре уңай бәя бирде.

Президент Рөстәм Хәмитов фикеренчә, Дмитрий Медведевның тәкъдимнәре илне яңа үсеш чорына чыгарачак. Ул аеруча төбәкләр җитәкчеләрен туры сайлауларга кайтуга бәйле тәкъдимнең дөрес булуын һәм аны хуплавын билгели. “Хакимиятнең бурычы – халык өчен эшләү. Шуңа күрә дә халык үзе ышанган кешегә генә хакимиятне тапшырырга тиеш”, дип әйтә Рөстәм Хәмитов.

Ринат Гатауллин
Ринат Гатауллин
Республикада ил җитәкчесенең еллык юлламасына җитди карамаучылар да бар. Танылган галим, икътисад фәннәре докторы Ринат Гатауллин шуларның берсе. Аның сүзләренчә, Дмитрий Медведевның еллык юлламасында әйтелгән сүзләрнең киләчәктә тормышка ашырылуы икеле.

“Демократик үзгәрешләр ясауны күз уңында тоткан тәкъдимнәр куркудан гына әйтелә, - ди Ринат Гатауллин. – Мәскәүдә һәм башка зур шәһәрләрдә, шул исәптән Уфада да халыкның дәүләт думасына сайлауларга ризасызлык белдерүе хакимиятне куркуга салды. Ә алда торган президент сайлаулары алдыннан киң җәмәгатьчелекне төрле вәгъдәләр белән тынычландыру зарур”.

Аның фикеренчә, Дмитрий Медведев илдә кардиналь үзгәрешләр ясый алмады. Президент ут лампочкалары алмаштыру һәм кышкы вакытка күчмәү турындагы тәкүдимнәре белән генә истә кала”, - ди әңгәмәдәш. - Алдагы елның март аенда ил президентын сайлаулар бик катлаулы шартларда үтәчәк. Ни өчен дигәндә, Владимир Путинның абруе кимегәннән-кими һәм шулай булгач, аның өчен тавыш бирүчеләр дә азая. Әмма хакимиятләр һәм “Бердәм Русия” фиркасе, Үзәк сайлау комиссиясе “тылсымчылары” аша, барыбер үз дәгъвачысын үткәрү өчен, һәммә мөмкинлекне файдаланачак”, - ди Ринат Гатауллин.
XS
SM
MD
LG