Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 09:58

Кеше хокуклары шурасы: Русия полициясе сайлауда активрак эшләргә тиеш


Русия президенты каршындагы кеше хокуклары шурасы полиция хезмәткәрләре ил башлыгын сайлаган вакытта сайлау кануны үтәлешен күзәтеп барырга мәҗбүр ителергә тиеш дип белдерә.

“Интерфакс” хәбәр итүенчә, бу хакта шура башлыгы Михаил Федотов белдергән. Ул шулай ук сайлау бүлекләрендә прокурорлар да эшләсен дип тәкъдим иткән. Русия баш прокуратурасы, хезмәткәрләренең саны әз булуны сылтау итеп, моннан баш тартырга өлгерде инде.

Кеше хокуклары шурасы бүген парламентка сайлауда канун бозуларны тикшерде. Кичә Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Владимир Чуров бу чарада үзенең катнаша алмаячагын белдергән иде.

XS
SM
MD
LG