Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шимбә көнне Уфада ризасызлык җыеннары үтәчәк


Урам җыеннары. Уфа, 11 декабрь, 2011 ел
Урам җыеннары. Уфа, 11 декабрь, 2011 ел

24 декабрь көнне Уфада Русия дәүләт думасына сайлаулардагы хәрәмләшүләргә ризасызлык белдергән урам җыены үтәчәк. Анда “Яблоко” белән Коммунистлар фиркасе җитәкчеләре һәм әгъзалары, шулай ук төрле иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашачак, дип көтелә.


Русия дәүләт думасына сайлауларда “Бердәм Русия” фиркасенең Башкортстандагы бүлеге дә күп тавыш җыеп беренче урынны алды. Әмма хакимият һәм Үзәк сайлау комиссиясе бәян иткән саннарга ышанмаучылар да җитәрлек. “Бердәм Русия” фиркасе өчен тавыш биргән кешеләрнең санын арттырып күрсәтү өчен, ялганлаулар, хәрәмләшүләр булды, дип раслаучылар 5 декабрь көнне, шулай ук 10 һәм 17 декабрьдә Уфада урам җыеннарына чыккан иде.

Чыгыш ясаучылар сайлаулар нәтиҗәләренең “Бердәм Русия” файдасына бозып күрсәтелүе хакында әйтә. 24 декабрь көнне Уфа үзәгендәге Ленин мәйданында дәүләт думасына сайлауларның канунсыз булуына ризасызлык чарасы янә дә үтәчәк. 15 сәгатьтә башланачак җыенга 300дән алып берничә меңгә кадәр кеше чыгар дип көтелә.

Шушы ук көнне “Күк бүре” башкорт оешмасы вәкилләре дә каршылык чарасына чыга. Бу чара башка урында - Нефтьчеләр мәдәният сарае алдында оештырыла. Шунда ук федераль иминлек хезмәтенең Башкортстан бүлеге дә урнашкан. Башкорт оешмасы әлеге пикет турында үзенең интернет сәхифәсендә хәбәр итә. “Күк бүре”ләр җыены 16 сәгатьтә башлана. Бу көн Башкортстан Конституциясе кабул ителгән көн. Соңгы Конституция суверенитет игълан ителгән шау-шулы чакта – 1993 елның 24 декабрендә кабул ителгән иде.

“Соңгы елларда Башкортстанның Төп кануны Мәскәү тарафыннан үз эчтәлеген югалтты. Шуңа күрә дә без бу пикетта республика Конституциясен кире кайтаруны таләп итәбез”, дип әйтелә “Күк бүре” бәян иткән мөрәҗәгатьтә. Оешма рәисе урынбасары Фаил Алсынов "бу җыенга иң милләтпәрвәр шәхесләр җыела", дип әйтте “Азатлык” радиосына биргән әңгәмәсендә һәм анда төрле таләпләр яңгыраячагын да искәртте. Фаил Алсынов "пикет үткәрү өчен рөхсәт алынган, шуңа күрә дә аны куып тарату омтылышлары ясалмас", ди.

24 декабрь көнне Нефтьчеләр мәдәният сарае алдындагы мәйданда берничә атна элек Уфа һава аланында әфьюннәр белән кулга алынган дип белдерелгән Фәнзил Әхмәтшинны иреккә чыгаруны таләп иткән пикет та үтәчәк. Аны мөселман яшьләре һәм дин әһелләре оештырачагы мәгълүм.
XS
SM
MD
LG