Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 13:25

Дөнья Вацлав Һавел белән хушлашты


Һавел җеназасына дөньяның танылган сәясәтчеләре һәм рәсмиләре, меңләгән гади кеше җыелды.

Чехиянең элекке президенты, күренекле акыл иясе һәм драматург Вацлав Һавелны соңгы юлга озатырга АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон һәм аның тормыш иптәше, элекке президент Билл Клинтон, Австрия президенты Һайнц Фишер, Франция президенты Николя Саркози, барлыгы 15 илнең президентлары, Британия премьеры Дэвид Кэмерон һәм Европаның башка бик күп дәүләт башлыклары һәм сәясәтчеләре, 50 илдән вәкилчелекләр килде.

Югары дәрәҗәдәге рәсмиләр генә түгел, Һавелны соңгы юлга озатырга меңләгән гади кеше дә җыелды.

“Аның үлеме бик кызганыч. Бу шәхсән үзем һәм бөтен чех милләте өчен зур фаҗига. Ул кеше хокуклары өчен көрәште, чегәннәр хокуклары өчен көрәште, безне гел яклап килде. Мин аны нык хөрмәт итәм һәм чиксез рәхмәтле. Мин кайда гына булсам да, АКШтамы, Канададамы, ул һәрвакыт минем күңелемдә булачак,” диде җеназага килгән чегән Ярослав Сухи.

Һавел белән хушлашу көндезге сәгать 12дә ил буйлап бер минут тынлык белән башланды, Прагада хәрәкәт туктады, сиреналар яңгырады. Сәгать дүртләрдә җеназа Праганың Страшнице крематориендә якыннары катнашында гына тәмамланды. Раштуа бәйрәмнәреннән соң Һавелнең көле аның гаилә каберлегенә күмеләчәк.

Русия иң түбән дәрәҗә реакция белән чикләнде

Русия исеменнән матәм чараларында бары тик кеше хокуклары вәкиле Владимир Лукин канташты. Журналистлар белән очрашуларның берсендә моны да ул үз нияте белән генә эшләвен белдергән иде.

Русиянең Чехиядәге илчесе Сергей Кисилев президент Вацлав Клауска Һавел үлеме уңаеннан кайгы уртаклашу хаты җибәрде. Дипломатик дөньяда бу иң түбән дәрәҗәдәге реакция белдерү, ди белгечләр.

Үз вакытында Германиянең берләшү көненә Werkstatt Deutschland оешмасы биргән Quadriga бүләгенә лаек булган Һавел быел шул ук бүләкне Русия премьеры Владимир Путинга бирүгә каршы чыккан иде.

“Путинга бирелсә, мин үз бүләгемнән баш тартам”, дигән иде Һавел.

Киңәшләшүләрдән соң “кыюлык һәм иҗтимагый тормышны үзгәртүдәге уңышлар” өчен бирелгән бүләк быел Путинга эләкмәде.

Русия рәсмиләре Һавелның үлеменә реакция белдерергә ашыкмаганда, зыялылар арасында аны якыннан белгән һәм хөрмәт иткән кешеләр күп.

Һавел турында истәлекләре белән Таганка театрының элекке баш режиссеры Юрий Любимов, Малый театр җитәкчесе Олег Табаков һәм язучы Борис Акунин уртаклашты.

Олег Табаков

Олег Табаков

“Мин аның белән күптән таныш идем. Әле югары вазифага билгеләнгәнче үк. Нәкъ шундый кешеләр тоталитаризмга каршы чыга да. Алар ярдәме белән үзгәрешләр ясап була. Ул белемле, зыялы, демократиянең иң күркәм сыйфатларын сеңдереп үскән кеше иде. Чехословакия социалистик ил булганда аңа купшылык ошамады, ул чактагы компартия башлыгы Гусак элеп чыккан портретлар күңеленә ятмады. Ул компартия таккан ясалма байлык һәм купшылыкка каршы иде. Һавел ил белән җитәкчелек иткән кешегә бер дә охшамаган, бик ачык кеше иде. Аның белән аралашу җиңел иде. Бу аңлашыла да: сәнгать кешесе ирекле, чикләрдән азат булырга тиеш. Хөр, ирекле кеше иде ул,” дип Һавелны искә ала Таганка театрының элекке баш режиссеры Юрий Любимов.

“Мин Чехословакиягә 1961 елдан бирле йөрим, тамашалар куям. 1968 елда Советлар берлегенә мәхәббәтнең соңгы тамчылары да кибеп корыгач, Прагадагы бер театр мине Гогольнең “Ревизор” тамашасында уйнарга чакырды. Һәм анда ул чакта бердәм фикер йөрткән берничә кеше җыелды, аларны берсе - Һавел иде. 1968 елда без аның белән туганлаштык. Авыр туфрагың җиңел булсын, Вацлав,” диде актер Олег Табаков.

Һавел кырымтатарларына ярдәм вәгъдә иткән булган

Вацлав Һавел кырымтатар халкының ватанына кайту һәм үз хокуклары өчен көрәшне даими яклап килде. 2011 елның октябрь аенда "Форум-2000" кеше хокукларына багышланган XV халыкара конференциядә Һавелның чакыруы белән Милли Мәҗлес вәкилләре дә катнашты.Җыен барган көннәрдә Һавел мәҗлес рәисе Мостафа Җәмилоглу белән очрашты. Шул сөйләшү вакытында ул кырымтатарларының хокукларын яклау һәм аларның иминлегенә багышланган халыкара җыен уздыру ниятен хуплап аны оештырырга ярдәм итәргә вәгъдә иткән булган.

Мостафа Җәмилоглу

Мостафа Җәмилоглу

“Беренче мәртәбә без 1998 елда очраштык. Һавел безне Прагага чакырды. Аның эш бүлмәсендә очраштык, мин аңа кырымтатарларының проблемалары турында сөйләдем. Ул кырымтатарларының хәле турында хәбәрдар иде. Икенче тапкыр без аның белән Ющенконың инаугурациясендә күрешеп кочаклаштык. Соңгы тапкыр быелның октябрь аенда очраштык. Без һәрберебез үз илебездә бертөрле эшне алып бардык, үз милләтләребезнең хокукларыбыз өчен көрәштек,” диде Мостафа Җәмилоглу.

XS
SM
MD
LG