Accessibility links

Кайнар хәбәр

«Иман» яшьләре лидерлар мәктәбендә белем туплады


Айгөл Габдрахимова, Рушана Чернова, Гүзәл Нургаянова
Айгөл Габдрахимова, Рушана Чернова, Гүзәл Нургаянова

Ел дәвамында “Иман” татар яшьләре берлеге дә тормышка үзгәрешләр кертеп, тирә- юньнне матурларга омтылып, күп кенә эшләр башкарды. Егетләр-кызлар яңа елны яңа чаралар белән башларга ниятли.


“Иман” татар яшьләре берлеге кызлары әле күптән түгел Казанда лидерлар мәктәбе укуларында булып кайтты. Уку программасына кертелгән лекцияләр, аларны алып барган шәхесләр, “түгәрәк өстәл” сөйләшүләре, практик дәресләрдән Гүзәл Нургаянова, Рушана Чернова, Айгөл Габдрахимова канатланып кайткан.

“Безне проектлар төзергә өйрәттеләр, ярдәм итәргә дә ышандырдылар”, дип уртаклашты Айгөл.

“Сәйлән” бию төркеме
“Сәйлән” бию төркеме
“Сәйлән” бию төркеме җитәкчесе Рушана Чернова элек Казанда булып узган семинарларда яшьтәшләрен бию дәресләргә җыеп, мастер-класслар уздырса, хәзер күбрәк бүгенге тормыш ритмында кайнаган егетләр-кызларга ял итү минутлары оештыру буенча белем туплаган.

“Иман” берлеге, “Сәйлән” бию төркеменә кызлар-егетләр күп йөри, алар әле укыйлар да, эшлиләр дә. Шуңа да алар “яна”. Ә аларның ялкынын саклап калып, аны кирәкле юнәлешкә җибәрү өчен ял минутлары оештырырга, киеренкелекне бетерү өчен махсус күнегүләр ясарга өйрәттеләр”, диде Рушана. Казанда укуларда өйрәнеп кайткан белемне кулланып, тагын да уңышлы эшләргә тырышачак кызлар.

“Иман” берлеге кызлары агымдагы елда башкарган эшләренә уңай бәя бирде. Планга кертелгән һәр эш башкарылса да, аларның барысы да уңышлы булмады, инде Казанда өйрәткәнчә проектлар язып, аларны яклап, мәктәп балалары өчен җәйге ял оештыру турында хыяллана кызлар. Шулай ук инде гадәт буенча балалар йортларында тәрбияләнүче сабыйлар белән дә эшне башкача оештырырга уйлыйлар. Беренче чиратта аларның талантларын ачып, остаханәләр алып барырга дигән карарга килгән алар.

Яңа елга планнары да зурдан. Ел башында ук “Иман” берлеге “Татар кызы” бәйгесе оештырырга ниятли.
XS
SM
MD
LG