Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 09:43

Киләсе елдан Германиянең дәүләт мәктәпләрендә мөселман балалары өчен ислам мәҗбүри дәрес буларак керәчәк. Ил сәясәтчеләренең кайберләре моны якласа, икенчеләре каршы чыга.

Германиянең дәүләт мәктәпләрендә исламны фән буларак укыту киләсе елны Төньяк Рейн-Вестфалия федераль җирләрендә башланачак. Бу җирләрнең җитәкчелеге инде әлеге фәрманга имза куйган. Анда исламның алман теле һәм математика кебек үк мәҗбүри предмет исемлегенә керүе әйтелә. Хәзерге вакытта монда 320 мең мөселман баласы укый. Ләкин инде 2014 елдан ислам предмет буларак Түбән Саксониядә укытыла башлый. Аннары әкренләп башка федераль җирләрдә урнашкан мәктәпләргә дә кертеләчәк.

Мәгариф министрлыгы белдерүенчә, якын киләчәктә Германиядәге мөселман гаиләләреннән булган 700 мең баланы укыту өчен 2 меңләп укытучы кирәк булачак. Хәзерге вакытта аларны инде илнең югары уку йортларында әзерлиләр.

Мүнхенда яшәүче Хәйретдин Садыйк сүзләренчә, ислам дәресләре теләгән мөселманнарга ата-аналар соравы белән элек тә укытылган. Ләкин хәзер тәртипләр үзгәрә.

«Хәзер Германия хөкүмәте укытучыларны үзе чыгара. Элек бер мәктәптә төрек балалары укыса һәм кимендә уникесенең ата-анасы: «Минем балама ислам дине дәресләре бирелсен дип мөрәҗәгать итсә, ул вакытта сыйныфлар ачарга мәҗбүрләр иде. Төрек балаларын укыту өчен укытучылар Төркиядән килде һәм аларга хезмәт хакын да Әнкара түләде. Хәзер моны Германия өлкә хөкүмәтләре түләячәк», ди ул.

Мәктәптә төрек кенә түгел, ә башка мөселман булган халыкларының да балалары укый. Төркиядән килгән укытучы бары төрек телендә укытса, яңа тәртипләр нигезендә инде Германиядә белем алган укытучылар алман телендә укытачак.

Укытучылар имам булып та эшли ала

Киләчәктә Германиядә ислам теологиясе курсларын киңәйтү күздә тотыла. Алар Тюбинген, Мюнстер, Оснабрюк, Франкфурт университетларында укытылачак. Кайберләрендә инде ул башланган да. Курсны узган студентлар шулай ук Германия мәчетләрендә имам булып та эшли алачак.

Германия югары уку йортларының киләчәктә имамнар әзерләп чыгарырга мөмкинлеге узган елны әйтелгән иде. Әлеге башлангычны ил сәясәтчеләре дә, мөселман җәмгыяте дә хуплады.

Рәсми рәвештә Германиядә бүгенге көндә 3,5 миллион тирәсе мөселман яши дип исәпләнә. Әмма күптән түгел илнең эчке эшләр министрлыгы уздырган сораштыру күрсәткәнчә, чынлыкта аларның саны 4 миллионнан арта.

Илдә яшәүче мөселманнарның күпчелеге – төрекләр. Шул сәбәпле, имамнар да гадәттә Төркиядән чакырыла. Шуңа гыйльми шура Германиянең ике-өч югары уку йортында ислам теологиясе факультетларын булдыру тәкъдиме белән Берлин хөкүмәтенә мөрәҗәгать иткән иде.

Бу беренче чиратта мөселманнарның ил тәртипләренә җайлаштыру тизрәк барсын өчен эшләнә.

Төркия премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоган Германиядә төрек мәктәпләре ачарга да тәкъдим иткән иде. Әмма Германия канцлеры Ангела Меркель бу тәкъдим белән килешмәде.

Ул моны "Германиядә яшәүче күпсанлы төрек ватандашлары белән башка халык арасында үзара аңлашуга комачаулык кына итәр иде", диде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG