Accessibility links

Кайнар хәбәр

«Казан» һава аланында «Руслан» юлдан чыгып күп очышлар тоткарланды


«Казан» һава аланында «Руслан» йөк очкычы юлдан чыгып күп кенә башка рейслар тоткарланды. «Татарстан» һава ширкәтенең очышлары кичектерелде. «Төрек һава юллары» белән китәсе пассажирларны кунакханәгә урнаштырдылар. «Люфтганза» ширкәтенең Франфурктка баручы очкычы да кичкә кадәр кичектерелде.

Төнге сәгать икедә «Руслан» очып китү юлына чыгу өчен борылганда бер яктагы тәгәрмәчләре юлдан төшеп киткән. Аны юлга чыгару өчен ягулыгын бушатып җиңеләйтү күп вакытны ала, дип белдерә «Казан» һава аланы генераль директоры Алексей Старостин.

«Руслан» Казанга Сембердән килгән булган. Ул Казанда эшләнгән боралакларны Һиндстанга алып китәргә тиеш булган.
XS
SM
MD
LG