Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 14:45

Сүрия башкаласында җомгадагы террор гамәлләре корбаннары җирләнде


Сүрия башкаласы Шәм-Шәрифтә меңнәрчә кеше җомга көнге террор гамәлендә корбан булган 44 кешенең җеназасына килде. Дәүләт әләмнәренә төрелгән табутларны урам буйлап алып бардылар.

Җеназада катнашучыларның кайберләре президент Бәшәр Әсадны яклап кычкырып барды. Тугыз ай инде Сүриядә президент хакимиятенә каршы күп кеше катнашында протест чаралары үтә.

Сүрия хакимияте җомга көнне ике шартлауны да «Әл-Каидә» оештырган дип әйтә.

БМО мәгълүматларына күрә, Сүриядәге халык күтәрелешләре вакытында биш меңнән артык кеше һәлак булган.

XS
SM
MD
LG