Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кубада өч меңләп кеше ярлыканачак


Куба хакимияте, «һуманитар карашлардан чыгып» өч меңгә якын кеше ярлыканачак, дип белдерде.

Куба президенты Рауль Кастро сүзләренчә, киләсе елның язына Рим папасы Бенедикт XVI-ның илгә килергә җыенуы да бу карарга этәргән.

Кастро, ярлыканучылар арасында 25 илдән 86 кешенең булуын да әйтә. Әмма алар арасында күзләүдә гаепләнеп 15 елга төрмәгә ябылган американ Алан Гросс юк.

Элгәре АКШ хакимияте Гроссны кичекмичә азат итүне таләп иткән иде. АКШ Гросс Кубадагы Европа ширкәтләренең берсен интернетка тоташтырырга ярдәм иткәндә кулга алынган дип белдерә.
XS
SM
MD
LG