Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 08:57

БМО Генераль Ассамблеясе алдагы ике елга чыгымнарны киметте


БМО Генераль ассамблеясе әлеге дөньякүләм оешманың алдагы ике елга чыгымнарын киметте. Соңгы ярты гасыр эчендә бу хәл икенче тапкыр булды.

193 ил вәкиле даими бюджетны 5 миллиард 150 миллион доллар итеп раслады. Бу узган ике ел белән чагыштырганда 260 миллион долларга кимрәк. Мәгълүмат агентлыклары хәбәр итүенчә, чыгымнарны киметүне Кушма Штатлар һәм Европа илләре хуплаган. Үсеп килүче илләр исә моңа кадәрге бюджетны кабул итү ягында булган.

БМО Генераль секретаре Пан Ги Мун, карарны хуплап, аны кабул итү “бигрәк тә киеренке” булды, чөнки җир шарында яшәүчеләр катгый рәвештә чыгымнарны киметүне кичерә, диде.

XS
SM
MD
LG