Accessibility links

Кайнар хәбәр

Днестр буенда президент сайлауның икенче туры уза


Үзбилгеләнгән Днестр буе Молдова республикасында президент сайлауның икенче туры тыныч уза, дип хәбәр ителә. Русия ягыннан булган күзәтүчеләр сайлау тәртипләрен бозу бар, әмма алар зур түгел, дип белдерә.

Днестр буе башлыгы урынын беренче турда җиңүчеләр: парламентның элекке рәисе Евгений Шевчук һәм хәзерге спикер Анатолий Каменский дәгъвалый. Бу сайлауда Русия, Молдова һәм үзбилгеләнгән Көньяк Осетия күзәтүчеләре генә катнаша.

Сайлауның беренчел нәтиҗәләре дүшәмбе игълан ителер дип көтелә.
XS
SM
MD
LG