Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рим Папасы диндарларны һәм кимсетелгәннәрне рухи берлеккә чакырды


Рим Папасы Бенедикт XVI
Рим Папасы Бенедикт XVI
Рим Папасы Бенедикт XVI традицион Раштуа юлламасында дингә ышанучыларны бөтен дөньяда кимсетелгәннәр белән “рухи берлеккә” чакырды.

Понтифик Африка Мөгезе илләрендә ачлыкка интегүчеләр өчен, Израиль-Фәләстин диалогы җайга салынсын өчен, Сүриядә кан кою тукталсын өчен һәм Гыйрак белән Әфганстанда тотрыклылык урнашсын өчен дога кылды.

Понтификның юлламасы дөньяның 60 илендә радио һәм телевидение аша тапшырылды.

Ватиканда Изге Петр чиркәве балконыннан Бенедикт XVI 65 телдә фатихасын бирде.
XS
SM
MD
LG