Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 06:03

Сергей Удальцовны Мәскәүдәге мәхкәмәгә китерделәр


“Сул фронт” хәрәкәте координаторы Сергей Удальцовны Мәскәүдәге мәхкәмәгә китерделәр. Аңа хокук саклау хезмәткәрләренә буйсынмау гаепләве белдерелә. Удальцов гаепләүләргә каршы ачлык игълан иткән иде. Сәламәтлеге начарлангач ул хастаханәгә күчерелде.

Удальцов гаепләүне сәясәтләшкән дип әйтә. Мәхкәмәгә журналистларны кертмәделәр.

Русия президенты каршындагы кеше хокуклары шурасы рәисе Михаил Федотов бу мәхкәмә эшен күзәтәчәген белдерде. Русиянең кеше хокуклары вәкиле Владимир Лукин да мәхкәмә эшен контрольгә алырга чакырды.

XS
SM
MD
LG