Accessibility links

Кайнар хәбәр

2011 нәтиҗәләре: Сембер вакыйгалары


Наил Микеев белән Равил Тимербулатов мәхкәмә бинасы янында
Наил Микеев белән Равил Тимербулатов мәхкәмә бинасы янында

Бу ел Сембердә "урысларны мәсхәрәләгән" татарларга мәхкәмә карары чыгу белән башланып, думаның гаделсез сайлауларына ризасызлык белдергән вакыйгалар белән истә калды.


2010 елда ук Хәтер көнендә пикет оештырган Наил Микеев белән Равил Тимербулатов өстеннән “урысларны мәсхәрәләгән өчен” мәхкәмә эше ачылган иде. Аңа бары тик 2011 елның февралендә генә нокта куелды. Нәтиҗә Наилгә 150 һәм Равилгә 120 мең сумлык штраф белән тәмамланды.

Икенче шау-шулы вакыйга – федераль хөкемдар Валерий Сасның исерек килеш Идел аша күпердә Илназ Ильясов белән Лилия Айзәтуллова утырып барган машинага бәрелүе. Пикетта катнашучы туганнарын югалткан Нәзирә ханым Хөсниева менә ни диде:

“Сеңелләрем Сарытау өлкәсе Вольск шәһәренә улларының хәрби ант бирү тантанасына барырга юлга чыкканнар иде. Алар – игезәкләр: Әлфия белән Гөлфия. Икенче сеңлемнең малае армиядән кайтты, бер ел эшләде, армиядә автобус йөрткән. Солдатның хатыны да ирен күрергә бара – хәрби ант бирү тантанасына. Дүртәүләп киткәннәр иде. Әлфия хәзер хастаханәдә ята, аңына килә алмый. Гөлфиянең улын һәм Әлфиянең 23 яшьлек киленен җирләделәр.

Без губернаторга ышанабыз, Сергей Иванович “Эш күзәтү астында”, диде. Әгәр бу эшне кузгатырга теләмәсәләр, Мәскәүгә дә язарбыз. Болай калдырып булмый бит инде. Президентка язарбыз, хокук яклау оешмаларына… 14 көн бит инде… Ә бәрдерүче документларын милициягә күрсәткән дә киткән. Ул Мәскәү өлкәсенең Щелково районында Федераль хөкемдар вазифаларын башкара икән. Анализдан баш тарткан. Исерек булганын – аракы исе килгәнен малаебыз сизеп үк торган”.

“Булгария” теплоходы фаҗигасе дә семберләрне читләтеп үтмәде. Татарстанның ут күршесе Сембердән дә ике кеше сәяхәттә катнашкан булып чыкты: Ульян дәүләт педагогия университеты мөгаллиме Алексей Стеценко һәм аның хәләл җефете авыл хуҗалыгы академиясенең Ватан тарихы кафедрасы мөдире Людмила Буторина. Алар хәбәрсез югалганнар исемлегендә санала.

Теплоходта эшләүчеләр арасында да семберләр булган. Новоспасск шәһәрендә яшәүче 1983 елда туган Руфинә Алиева – ашханә хезмәткәре, Павлов районы Евлейка авылында 1986 елда туган Артур Гарифуллин моторист булып эшләгән.

Тагын да бер җирле халык авыр кабул иткән бер вакыйга. Димитровград дип аталучы Мәләкәс шәһәрендәге НИИАР – Атом реакторларын тикшерү буенча Росатомның фәнни-тикшерү институты карамагында яңа тәҗрибә реакторын төзү турындагы карарны хуплау. Мәләкәс һәм Казан оешмаларының бу реакторга кагылышлы кисәтүләре искә дә алынмады.

Шундый тискәре нәтиҗәләр китергән күңелсезлекләр шартларында да Сембер татарлары милли йөзен саклап калу ягыннан тырышлыклар күрсәтә киләләр.

Өлкә үзәгендәге бердәнбер татар мәктәбе биш еллык юбилеен киң билгеләп үтте. Бәйрәм – бәйрәм инде ул: күтәренке рухта узды. Соңыннан ата-аналар комитеты рәисе Илгизәр Зыятдиновтан Яңа шәһәрнең ерак почмакларыннан ук шушы мәктәпкә балаларын китерүләре сәбәпләре турында сорадык.

“Әти-әниләр балаларын ана телен камилләштерү, татар мәдәниятенә якынайту максатыннан китерәләр бирегә. Икенче яктан, милли тәрбия алу да бик мөһим бит. Балалар ана телендә төрле бәйрәмнәрдә, концертларда чыгышлар ясыйлар. Махсус шигырь бәйрәмнәре дә оештырыла. Гаилә бәйрәмнәренең дә әһәмияте бик зур – туганлыкны ныгыту чарасы бу. Шуның белән милли үзаңны ныгыту да. Җирле шагыйрьләребез, язучыларыбыз белән очрашу да бик файдалы. Шулай ук күренекле татар язучыларыбыз иҗатына багышланган чараларны файдалы дип саныйбыз”.

Шәүкәт Богданов җитәкчелегендәге “Болгар яңарышы” оешмасының тырышлыгы аркасында чын тарихыбызны барлау буенча байтак чаралар күрелде.

Шәһәрнең нәкъ үзәгендә – Яңа Венец дип аталучы ял паркында борынгы болгар каберлеге өстенә Хәтер ташы куелды. Бу чарада Дунай Болгарстаныннан килгән студентлар да катнаштылар. Соңыннан алар мәркәзебез Казан белән дә танышырга бардылар.

Шәүкәт Богданов башлангычы белән Ульян өлкәсенең элемтә бүлекләрендә үзенчәлекле конверт сатуга чыкты. Шәүкәт әйтүенчә, 500 мең тираж белән чыккан әлеге конверт урыс-чуаш-мукшы күршеләребезнең игътибарын да җәлеп итәр һәм аларга борынгы болгар шагыйре – горурлыгыбыз Кол Гали иҗаты белән якыннанрак танышырга этәргеч бирер.

Тынгысыз җан Шәүкәт Богдановның киләчәккә дә планнары зурдан. Автозавод каршында часовня куярга дип җир казыганнар иде. Милли хәрәкәт активисты Варис Равилов бу казылган урында борынгы болгар каберлегенә тап булган иде. Шунлыктан часовня куелмады. Ә “Болгар яңарышы” оешмасы биредән Хәтер ташы кую ниятен белдерде. Бу җәһәттән Шәүкәт Богданов менә ни диде:

“Бу ният алдында кыенлыклар булды. Элек Автозавод җитәкчелеге каршы чыгып килде. Хәзер мөфти Сәүбән хәзрәт ризалыгын да алдык, малтабарлар берлеге дә хуплап чыкты. Автономия дә каршы чыкмас дип өметләнеп торабыз. Әгәр бергәләп эшкә тотынсак, ерып чыгарбыз дип уйлыйм. Ташның эскизын мәдәният идарәсендә дә расладык инде”.

Ел башында өч көн буе барган “Ватандашлар форумы” дигән чарада мукшы-эрзә, чуаш һәм татар мәнфәгатьләрен дә “өлкән агай” колагына җиткерү мөмкинлеге булды.

309-нчы кешелексез “канун” нигезендә, мукшы-эрзә, чуаш һәм татар авыллары мәктәпләрендә ана теленә урын калдырылмаса да, әлегә изге ана телен көн тәртибендә үз урынын саклап килә.

Мәләкәстәге аерым татар мәктәбе бу шәһәрнең барча калган мәктәпләренә дә үрнәк булып тора. Димәк, аның киләчәге дә өметле булып кала бирә.

Өлкә үзәгендә ярыйсы гына эшләп килүче Татар мәдәни үзәгендә мөһим вакыйгаларга багышланган чаралар уздырыла килде.

Сембер татарларының горурлыгы булган “Өмет” гәзитенең “тазаруы” да – күңелле күренеш. Тиражы ягыннан ул Татарстан белән Башкортстаннан тыш, барча төбәк гәзитләреннән дә абруйлырак икәнен күптән исбат итеп килә инде. Бүген ул 6648 данә булып чыга. Аңа Казанда төзелгән “Атна вакыйгалары” исемле кушымтаның өстәлүе киләсе елда укучылары санының тагын да ишәюенә нигез булып торадыр.

Декабрьнең 10ында һәм 24ендә Русия сайлауларының гадел булмавына каршы протест акцияләре оештырылды.
XS
SM
MD
LG